7нче август, җомга, 2020нче ел
"Актив ата-ана мәктәбе" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балаларның ата-аналары катнашында "Күн дизайны" дигән мастер-класс үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: ата-аналарны кул иҗатына, чын тиредән беләзек ясарга өйрәтү.
Мастер-класс башында ата-аналар күн белән эшләү ысуллары һәм беләзек ясау өчен махсус кораллар куллану үзенчәлекләре турында белделәр. Шөгыль барышында әниләр беләзек әзерләү өчен материал әзерләргә, аларны акрил буяулар белән буярга, күнне бизәү өчен кыскычлар кулланырга өйрәнделәр. Мастер-класста катнашучылар үзләре өчен эксклюзив күн беләзекләр ясадылар, төрле үрү техникасы ярдәмендә күн баулар белән бизәделәр.


7нче август, җомга, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль авыр хәлдә калган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Бергә күңеллерәк" вакытлыча тору төркеме эше кысаларында, балигъ булмаганнарның психоэмоциональ торышын танып-белү һәм иҗат эшчәнлеге аша камилләштерүгә юнәлдерелгән "Бәхетле елмаю" дип исемләнгән төркемле арт-терапия шөгыле үткәрделәр.
Балалар уенга керештеләр, табышмакларга җавап бирделәр, бәлагә тарыган куян баласына ярдәм иттүдә инициатива күрсәттеләр, З. Александрованың "Карбыз - искиткеч тәмле! " дигән шигырен тыңладылар. Аннан соң иҗат остаханәсендә, тырышып, пластилинопластика техникасында карбыз телемен ясадылар. Балаларның эмоциональ балансын торгызуда музыкаль озата бару аерым роль уйнады.
Шөгыль ахырында балалар дус булу һәм бер-берсенә бәладә ярдәм итү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.



6нчы август, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы, балалар яшендә наркотиклаштыруның тискәре картасын (А. Г. Жиляев, Т. И. Палачева) формалаштыру буенча, метафорик тренинг кысаларында "Шәхси индукцияне үстерү" дигән төркемле шөгыль үткәрде. Шөгыль кысаларында кече яшьтәге мәктәп балаларына "Йоклый торган гүзәл" әкиятен карау тәкъдим ителде. Карау тәмамлангач, балалар иллюстрацияләр ясадылар, "Үз-ят", Кемгә ышанырга ярый? " темасы буенча актуаль сораулар буенча фикер алыштылар. Аерым кызыксыну белән, метафорик карталар кулланып, балалар "Куркыныч тәкъдимнән ничек баш тартырга?" темасына үз әкиятләрен иҗат иттеләр.
Үткәрелгән шөгыль үз сәламәтлегенә аңлы мөнәсәбәт, куркыныч тәкъдимнәргә каршы тора белү күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.


5нче август, чәршәмбе, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы дистанцион режимда социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче (девиант халәтенә тартым) балигъ булмаган балалар өчен “Тормыш гөлләре” циклыннан “Дуслык күпере” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: уңай халәтне күтәрү, тискәре хисләрне җиңү.
Балигъ булмаганнар "Ике рәссам картинасы","Гомуми рәсем" күнегүләрен башкардылар, алар үз-үзләрен тотышны эмоциональ җайга салуны үстерүгә, үз хис-кичерешләрен, кәефләрен белдерү, үз-үзеңә ышанычны арттыруга юнәлдерелгән. Катнашучылар психолог белән үзләренең кәефләре һәм хисләре белән уртаклаштылар.
Шөгыль эмоциональ-ихтыярый өлкәнең үсешенә, психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә, эчке ресурсларны активлаштыруга ярдәм итте.



5нче август, чәршәмбе, 2020нче ел
Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, янгын-коткару часте күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, ведомствоара патронатта урнашкан гаиләләрнең торак урыннарында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру эшен дәвам итәләр.
Уртак рейдлар барышында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрелә, актлар төзелә, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр һәм социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат буклетлары таратыла.

















