7нче сентябрь, җомга, 2018нче ел
Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алуда торган балигъ булмаган балалар өчен, “Сәламәт булыгыз!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәр формалаштыру.
Балалар белән беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре турында мәгълүмати әңгәмә уздырылды, бәрелү, пешү, сыну булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча видеоролик күрсәтелде, аннан соң балалар “Чакыруны кабул итегез”, “Аптечканы җый”, “Авыруга ярдәм ит” рольле уеннарында катнаштылар.
Шөгыль балигъ булмаган балаларда төрле җәрәхәтләнү булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү турында белемнәр формалаштырырга ярдәм итте.

7нче сентябрь, җомга, 2018нче ел
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, Имәнлек урамындагы 35нче йортта урнашкан Муниципаль ветераннар йортында яшәүче 30 кешегә, шуларның 12се социаль хезмәт алучы,“Социаль пакеттан баш тартуның тискәре нәтиҗәләре турында” мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе уздырдылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә “Социаль пакеттан баш тартуның тискәре нәтиҗәләре турында” мәгълүмати буклетлар тапшырылды.


7нче сентябрь, җомга, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы, “Безнең шәһәр” шөгыльләр циклы кысаларында, мәдәни оештыручы белән берлектә “N шәһәренең барлыкка килүе” шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларны Казан шәһәрендәге белем бирү учреждениеләре һәм балаларга өстәмә белем бирү юнәлеше белән таныштыру.
Шөгыль башында балалар Казан шәһәрендәге белем бирү учреждениеләре һәм балаларга өстәмә белем бирү юнәлеше белән таныштылар. Аннан соң үзләренең Пиксель-Гранд шәһәре макетында таныш белем бирү учреждениеләрен: балалар бакчаларын, мәктәпләрне, югары уку йортларын, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрен урнаштырдылар.
Яшүсмерләр шөгыль ахырында изонить(рәсем ясау җебе) техникасында катыргыда чигү булдыру буенча өстәмә белем бирү мастер-классында катнаштылар.

7нче сентябрь, җомга, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Әхлак дәресләре” циклыннан “Конфликтларны хәл итү” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: конфликтлы хәлдә уңышлы үзара тәэсир итү һәм үзеңне нәтиҗәле тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль “Конфликт –ул...” тренинг күнегүеннән башланды. Балалар конфликтлы хәлләр турында үзләренең күзаллаулары белән уртаклаштылар.”Мәкальне җый”, “Геометрик фигуралар” интерактив күнегүләрен башкарып, катнашучылар уңышлы үзара тәэсир итү күнекмәләрен үстерделәр. Аннан соң И. А. Крыловның яңача куелыштагы “Аккош, кысла һәм чуртан” мәсәленең видеокуелышын карадылар. Аның турында фикер алышу, балаларга үзара мөнәсәбәтләрдә бер –берең белән килешә, тыңлый һәм аңлый белергә кирәклеген аңларга ярдәм итте.

7нче сентябрь, җомга, 2018нче ел
Л. Н. Толстойның тууына 190-еллыкны бәйрәм итү алдыннан Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, җәй буе уздырылган “Л. Н. Толстой әсәрләре битләре буенча” балалар рәсем бәйгесе йомгаклары чыгарылды.
Бәйгенең максаты: балигъ булмаган балаларның бөек язучы иҗатына кызыксынуын арттыру, аның әдәби мирасына тарту.
Бәйгедә социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балалары катнашты. Рәсемнәр төрле техника һәм сурәтләү чаралары белән башкарылган иде. Яшь рәссамнар үзләренең эшләренә хыял һәм осталыкларын салганнар. Рәсем ясау өчен иң зур теләк Л. Н. Толстойның “Арыслан һәм эт”, “Филипок”, “Песи баласы” хикәяләре буенча булды.
Өлкән яшь категориясендә Гыймадиева Илнара(“Филипок” хикәясенә рәсем), урта яшь категориясендә Абрамова Татьяна (“”Бөркет һәм ташбака” хикәясенә рәсем), Абрамова Дарья (“Песи һәм тычканнар” хикәясенә рәсем), Гыймадиева Камилә(“Аккош” хикәясенә рәсем), Савельев Станислав (“Песи баласы” хикәясенә рәсем), кече яшь категориясендә Гыймадиева Азалия (“Тычканнар” хикәясенә рәсем), Сафина Камилла (“Чәүкә һәм чүлмәк” хикәясенә рәсем) бәйгенең җиңүчеләре булдылар.
Шулай ук бәйгедә социаль хезмәт алуда торган гаиләләр актив катнаштылар. Бу номинациядә Шагидуллиннар гаиләсе җиңде.
Җиңүчеләрне тәбриклибез! Бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез! Алда иҗади уңышлар телибез!


- Халыкара өлкәннәр көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Казан медицина университеты волонтерлары белән берлектә “Ясалган бизәкләр” төркемле шөгыле уздырылды
- «Экстремизмга-Юк!» декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Тынычлык һәм иминлек территориясе” Игелек дәресе уздырдылар
- VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга”акциясе һәм Белем көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Тылсымлы белем иле” чарасы уздырдылар
- “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә үзара бәйләнеш кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен бердәм консультация көне оештырылды















