14нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Пандемия чорында барлык мәктәпләр, спорт секцияләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре мәҗбүри дистанцион укыту режимына күчтеләр, бу яңа шартларга тиз җайлашырга мөмкинлек бирде.
Бу балалар өчен куркынычсыз вакыт түгел, бигрәк тә ата-аналар өйдән читтә эшләүләрен дәвам иткәндә.
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы ата-аналар белән онлайн консультацияләр уздыралар, балаларны дистанцион укыту ничек уза, онлайн режимга күчүнең нинди инструментлары һәм уку вакытында нинди проблемалар барлыкка килә, шулай ук баланың өйдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм балалар травматизмын профилактикалау турында сөйләшәләр.

13 нче май, чәршәмбе, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Уйнап үсәбез" циклыннан "Баш мие өчен гимнастика" дигән тема буенча, социаль хезмәт алучы мәктәпкәчә яшьтәге балигъ булмаган балалар белән, WhatsApp мобиль кушымтасы ярдәмендә дистанцион консультация үткәрде.
Консультация балаларның танып-белү сәләтен активлаштыруга, күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән. "Кул чабуны тыңла", "Назлы исем" уен күнегүләрен куллану эмоциональ дистанцияне киметергә, дуслык атмосферасы тудырырга, эшкә әзерләнергә ярдәм итте. Ачык күргәзмә материаллар куллану һәм эшчәнлек алмашу (шөгыльләнделәр, рәсем ясадылар, уйнадылар) мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынуларын һәм игътибарын дистанциядә дә саклап калырга мөмкинлек бирде. "Нинди рәсем артык?", "Бертөрле рәсемнәр" интеллектуаль биремнәрен һәм "Зинһар өчен, эшлә әле","Дүрт стихия" уеннарын чиратлаштыру нәтиҗәсендә балалар дәрес дәвамында актив булып калдылар.

13 нче май, чәршәмбе, 2020нче ел
Күп балалы, тулы булмаган һәм азҗитешле гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән профилактик эш кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре "Куркынычсыз Интернет" дигән темага дистанцион шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив грамоталылык, Интернет челтәрендә куркынычсыз тәртип өчен җаваплылык нигезләрен формалаштыру.
Ватсап челтәрен кулланып кире элемтә аша балигъ булмаган балалар Интернетның уңай һәм тискәре яклары белән таныштылар. Шөгыльдә катнашучылар җанлы әңгәмәдә челтәрне куллану буенча үз мисалларын атадылар.
Балалар интернетның дуслары белән аралашу һәм ял итү өчен генә түгел, ә укуда дөрес ярдәмче дә булуын, дөнья буйлап сәяхәт итәргә, виртуаль музейларга, театрларга йөрергә мөмкинлек бирүен билгеләп үттеләр.
Шөгыль ахырында балаларга "Интернетта куркынычсыз тәртип» дигән белешмәлек җибәрелде һәм өй эше бирелде: "Куркынычсыз Интернет кагыйдәләре" темасына рәсем-плакат ясарга.

13нче май, чәршәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан "Күңелем гармониясе" дигән төркемле шөгыль үткәрелде.
Онлайн-шөгыль барышында катнашучыларга социаль яраклы ысуллар белән эмоциональ киеренкелекне бетерү ысуллары турында мәгълүмат бирелде. Ата-аналар сулыш гимнастикасы, визуалләштерү һәм арт-терапия техникасы белән таныштылар. Шөгыль тәмамлангач, электрон почта аша барысына да "Рухи тигезлекне ничек сакларга?" буклетлары җибәрелде.


8нче май, җомга, 2020нче ел
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 75-еллыгы белән котладылар.
Ветераннарга тапшырылган Котлау открыткалары барысына да таныш "Солдат өчпочмагы" - фронт хатлары рәвешендә әзерләнгән иде. Күп кенә гаиләләрдә мондый фронт өчпочмаклары әле дә саклана.
Ветераннар күрсәтелгән кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.
















