Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә якташыбыз Советлар Союзы Герое С. А. Әхтәмовның мемориаль тактасына чәчәкләр салу күркәм традициягә әверелде.
Сабир Әхтәм улы Әхтәмов 1926 елның 15 июнендә ТАССРның Кукмара районы Югары Өскебаш авылында туа.
Танкка каршы мылтыктан атучы, 4нче гвардия мотоукчылар бригадасы гвардия рядовое Белоруссия, Балтыйк буе, Германия территориясендә барган сугышларда катнаша. 1944 елның октябрендә Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда аерылып тора. Аеруча ныгытылган Неммерсдорф пунктын штурмлау вакытында танкка каршы мылтыктан бер танк, өч үзйөрешле артиллерия җайланмасын, ике бронетранспортерны һәм снарядлы ике йөк машинасын атып ала.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм гвардиянең батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен рядовый Әхтәмовка Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
С. Ә. Әхтәмов 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңү парадында катнаша.
Һәлак булган батырларны искә алу өчен, Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән бергә, "Җиңү волонтёрлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге активистлары да килгән иде.


8нче май, җомга, 2020нче ел
Күп балалы, тулы булмаган, азҗитешле гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән профилактик эш кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре "Үлемсез полк" дистанцион акциясе уздырдылар.
Чараның максаты: бердәмлек хисе, Россиянең батыр үткәненә хөрмәт тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы солдатлары турында хәтерне саклау.
Ватсап челтәрендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган туганнарының һәм якыннарының портретлары белән үзләренең фотосурәтләрен урнаштырдылар.
Балаларны һәм аларның гаиләләрен уртак максат берләштерде-безгә бу Җиңүне алып килгән кешеләрне саклап калу һәм буыннар хәтере эстафетасын кабул итү.



8нче май, җомга, 2020нче ел
Татарстан Республикасында эпидемиологик хәлнең начараюы һәм мәктәп белеменең дистанцион формага күчүе сәбәпле, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның кирәкле техника булмау сәбәпле, онлайн дәресләрдә тулысынча катнашу мөмкинлеге юк.
Казанда эшләп килүче «ICL» Россия ИТ-компаниясе хәйрия акциясе кысаларында Казан шәһәренең Идел буе һәм Совет районнарының 10 гаиләсе өчен кирәкле җиһазландырылган шәхси компьютерлар бүлеп бирде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә компьютерлар тапшыруда ярдәм күрсәттеләр.
Техниканы тапшыру барлык куркынычсызлык чараларын үтәү белән башкарылды.


8нче май, җомга, 2020нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары дистанцион режимда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән:
- элемтә, уңай эмоциональ торыш булдыру;
- киеренке хисләр чагылышы(бигрәк тә конфликтлы эчтәлекле );
- эчке ресурсларны һәм шәхеснең яраклашу резервларын көчәйтү;
- иҗади потенциалны активлаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән шәхси шөгыльләр һәм консультацияләр үткәрәләр.
Консультацияләр барышында "Синең тәрәзәдән күренеш" метафоралы ассоциатив карталары кулланып "Көч урыны", "Тормыш юлы" күнегүләре үткәрелә.
Күнегүләр куркынычсызлык зонасын булдырырга, тормыш энергиясен тулыландырырга, эмоциональ халәтне гармонияләштерергә һәм шәхеснең ресурс составын көчәйтергә ярдәм итә.


Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган, ел саен үткәрелә торган "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында, Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы ветераннарга сугышчан батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән Георгий тасмаларын тапшырдылар.



















