Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
11нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
"Демография" милли проекты бурычларын гамәлгә ашыру һәм "Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру" региональ проектын үткәрү максатыннан, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Строкиннар гаиләсенә социаль контракт рәсмиләштерергә ярдәм иттеләр. Гаилә тулы, күп балалы, социаль тотрыклы, ләкин азҗитешле.
Строкина Оксана Евгеньевна белән үзмәшгульлекне рәсмиләштерү буенча консультация уздырылды, яңа статусның өстенлекләре аңлатылды.
Социаль контракт кысаларында 7 бала тәрбияләүче ана мәктәпкәчә белем бирү буенча яңадан укыту курсларын узды, хезмәт күрсәтү өлкәсендә "үзмәшгульлек"не рәсмиләштерде: мәктәпкә әзерлек буенча шөгыльләр уздыру.
Балалар белән шөгыльләр уздыру өчен өйдә шартлар булдырылды: өлешчә ремонт ясалды, кирәкле җиһазлар, өстәмә яктылык өчен люстралар, такта, санау өчен материаллар, дидактик материаллар сатып алынды.
Социаль контракт кысаларында белгечләр Строкиннар гаиләсен "Бәхетле" социаль ашханәсеннән түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүдә һәм "Яхшы куллар" хәйрия склады аша киемнәр алуда, 16 яшьтән өлкән балигъ булмаган кызларын эшкә урнаштырырга ярдәм иттеләр. Ул ДАҺББУ "Казан сәүдә-икътисад техникумы"нда укуын дәвам итә, ә укудан буш вакытында тиз туклану рестораннар челтәре "Бургер Кинг"та аш бүлмәсе хезмәткәре булып эшли.
Социаль контракт кысаларындагы чаралар балалы гаиләләргә үзләренең хезмәт потенциалын тормышка ашырырга, тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә мөмкинлек бирәләр.

10нчы февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
"Мин-яшүсмер" циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балалар өчен,"Минем көчле һәм йомшак якларым" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үз-үзен тотышны эмоциональ көйләүне үстерү, хәвефлелекне кисәтү, үз-үзенә ышаныч арттыру, шәхесара аралашу культурасы формалаштыру.
Шөгыль "Минем кәефем нәрсәгә охшаган?"уен-разминкадан башланды, үзрегуляция күнекмәләрен үстерү максатында "Үз сурәтем", "Минем героем" интерактив күнегүләре уздырылды. Балалар үзләренең көчле шәхси сыйфатларын, үз кимчелекләрен анализлый белүләрен, гадәтләрен ачыклау өчен,"Тәҗрибәң белән уртаклаш" һәм "Дустыңа ярдәм ит" тренинг күнегүләрендә катнаштылар.
Шөгыль коммуникатив күнекмәләрне һәм толерантлык хисләрен формалаштырырга, үзләренә ышаныч арттырырга, командада бергә һәм конструктив эшләү осталыгын үзләштерергә ярдәм итте.



10нчы февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасы буенча чаралар планы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ "173нче гомуми белем бирү мәктәбе"нең консультация пунктында яшүсмерләр өчен "Стресс: аны ничек җиңәргә?" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: стресс кичергән хәлләрдә үз-үзеңне тотуның конструктив күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар стресс төшенчәсе, аның билгеләре, кеше тормышына тәэсире белән таныштылар. "Минем стессымның учы" психологик күнегүен башкару балаларга өйдә һәм мәктәптә стресслы хәлләрне ачыкларга, психолог белән бергә кискен тискәре кичерешләр халәтендә үз-үзен тотуның кулай ысулларын табарга ярдәм итте.
Шөгыль ахырында балаларга 8-800-2000-122 бөтенроссия балалар ышаныч телефоны һәм Казан шәһәре ашыгыч психолого-педагогик ярдәм үзәкләренең контакт мәгълүматлары белән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.


07нче февраль, җомга, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Гаиләдәге конфликтларны чишү белән җитәкчелек итү буларак гаилә киңәшмәсе" темасына методик сәгать уздырылды. Теория өлешендә психолог Яруллина А. Р. бүлек белгечләренә, реабилитацион якын килүгә алмаш буларак,"Гаилә киңәшмәсе" торгызу эше технологиясен тәкъдим итте, социаль хезмәт алучылар белән психокоррекция эше кысаларында технология элементларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мини-тренинг барышында белгечләр гаилә киңәшмәсен башлау, оештыру һәм уздыру күнекмәләрен эшкәрттеләр. Һәр белгечкә медиатор ролендә булырга, контакт, клиентның мотивациясен булдыру тәҗрибәсе алырга, ачык сораулар нигезендә әңгәмә корырга мөмкинлек бирелде. Методик сәгать сорауларын тикшерүдә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Л. К. Корбангалиева, мәгълүмат - аналитика бүлеге методистлары катнаштылар, белгечләрне технология белән таныштыру һәм медиаторларның һөнәри күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче рольле уенның гамәли-ориентлашкан форматын билгеләделәр.


07нче февраль, җомга, 2020нче ел
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына туры китерелгән "Ветеран белән ял көне" социаль проектында катнаштылар. Проект өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт, аларны тәрбияләргә теләк тәрбияләүгә, ветераннарга өйләрендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Шулай итеп, ялгыз яшәүче ветераннарның көнкүреш шартларын яхшырту максаты белән, Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының фатирларын җыештыру буенча, "Чиста өй" акциясе уздырдылар. Ветераннар күрсәткән кайгырту, ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәтләрен белдерделәр.


