31нче гыйнвар, җомга, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре республика һәм федераль дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм чараларда актив катнашалар.
Социаль эш буенча белгеч Маркелова М. П. "Хәйриячелек - иреклелек-социаль эш: тарих һәм хәзерге заман" Бөтенроссия эзләнү һәм фәнни - методик эшләр бәйгесендә,"Социаль инновацияләр" дүртенче Бөтенроссия методик эшләнмәләр бәйгесендә катнашу өчен рәхмәт хаты, дипломнар белән бүләкләнде. Психолог Яруллина А. Р. "Россия талантлары" Халыкара һәм Бөтенроссия дистант бәйгеләре фестивалендә "Психология" номинациясендә беренче дәрәҗә диплом, "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә балигъ булмаган балалар һәм аларның гаиләләре белән социаль - педагогик эшнең инновацион практикасы" Республика семинар-практикумы кысаларында "Хисләр белән идарә итү күнекмәләрен үстерү, агрессивлык яки үпкәләүне социаль мөмкин булган ысуллар белән коррекцияләү" өйрәтүле мастер-классын уздырган өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүлек белгечләре шулай ук бәйгеләрдә катнашу өчен социаль хезмәт алучыларны да җәлеп итәләр. Социаль эш буенча белгечләр Маркелова М. П. һәм Егорова С. В. балалар белән бергә, "Ачыш" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр ачык иҗат бәйгесенә "Кыр натюрморты", "Россиянең кыргый табигате" иҗат эшләрен әзерләделәр.






29нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2020нче ел
Сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрнең реабилитацион ялын оештыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә "Кышның хуш исләре" төркемле шөгылен уздырдылар.
Чараның максаты: катнашучыларның психоэмоциональ халәтен гармонияләштерү, тактиль тойгыларны һәм иҗат сәләтләрен үстерү, балалар белән үзара хезмәттәшлектә ата-аналарның белемен үстерү.
Шөгыль 2 мәйданчык форматында узды. Беренче мәйданчыкта, сенсор бүлмәдә, тактиль, күрү һәм тавышны стимуллаштыруны яраклашыртырган акустик тактиль һәм ике яклы тактиль панель ярдәмендә балалар үстерелешле күнегүләр башкардылар, аннан соң тактиль тоемлауны һәм вак моториканы үстерү максатында "Кошлар өчен җимлек" аппликациясен ясадылар.
Икенче мәйданчыкта ата-аналар белән психолого-педагогик сораулар, балаларның социаль яраклашу мәсьәләсе тикшерелде, аннан соң ял итү максатыннан хуш исле капчыклар ясау буенча мастер-класс уздырылды, алда аларны өйдә ароматерапиядә кулланырлар.


29 нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2020нче ел
"Яшүсмерләрнең социаль яраклашуы" шөгыльләр циклы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы "14нче рус-татар гомуми белем бирү мәктәбе" МБББУ консультация пунктында "Мин һәм минем гаиләм" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: гаилә кыйммәтләренә аңлы һәм сакчыл караш формалаштыру.
Шөгыль сәламләүдән, танышудан һәм "Исәнмесез" күнегүеннән башланды, анда һәр бала үзе турында сөйләде.
Аннан соң балалар "Бәхетле гаилә ничек барлыкка килгән?" легендасы белән таныштылар, гаиләдә тынычлык һәм татулык булсын өчен нәрсә мөһимлеге турында фикерләре белән уртаклаштылар. Балаларга гаилә эчендәге үзара мөнәсәбәтләрне тикшерергә ярдәм итү өчен "Роботлар" метафоралы карталары белән "Минем гаиләм" метафоралы тренинг элементлары кулланылды. Аннан соң типик бала-ата-ана проблемалары һәм аларны чишү ысуллары турында фикер алышу үткәрелде.
Бу төркемле шөгыль укучыларга ошады: алар эшкә актив кушылдылар, кызыксыну белән башка командаларның темаларын тикшерделәр, нәтиҗәле бәхәсләшергә өйрәнделәр. Шөгыль үзләренә ышаныч арттырырга, куркуларын җиңәргә ярдәм итте. Балалар бер-берсенә ышанырга өйрәнделәр, кайберләрендә лидерлык сыйфатлары һәм иҗат сәләтләре ачыкланды.


28нче гыйнвар, сишәмбе, 2020нче
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары булган ата-аналар өчен "Бала белән аралашу. Ничек?" циклыннан, тренинг элементлары белән "Һичшиксез кабул итү" төркемле шөгылен уздырды.
Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, ата-аналарның үзләрен тотуның начар формаларын һәм стильләрен коррекцияләү.
Ата-аналар белән уздырылган интерактив әңгәмәдә психолог балалар тәрбияләүдә типик хаталарны билгеләде: бала белән аралашканда ата-аналар үзләренә ошамаганга игътибар бирәләр, тәнкыйтьлиләр һәм кисәтүләр ясыйлар.
Үзләрен болай тоту рәвешен коррекцияләү максаты белән катнашучылар "Минем баламның плюс һәм минуслары" тренинг күнегүен башкардылар, аның барышында үз балаларының минуска караганда плюсларын күбрәк билгеләргә тырыштылар. Мондый практикум әниләргә үз балаларын һичшиксез кабул итәргә кирәклеген аңларга ярдәм итте, чөнки башкача бала үзен яратуны сизми бит.
Ахырда ата-аналарга өй эше бирелде: балага карата уңай сүзләр әйтү, тискәрегә караганда күбрәк булырга тиеш.


28нче гыйнвар, сишәмбе, 2020нче ел
Җиңүнең 75-еллыгына һәм Ленинград чолганышын тулысынча өзүнең 76-еллыгына багышланган чараларны уздыру кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Җиңү волонтёрлары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге волонтёрлары белән бергә, чолгагыштагы Ленинградта яшәгән хезмәт ветераны Кузьмина К. В. ны өендә котладылар.
Кузьмина Клавдия Васильевна 1931нче елның 12нче июлендә Мәскәү астында күп балалы гаиләдә туган - гаиләдә 5 бала булган. Клавдия Васильевнага сугыш башланганда 10 яшь була, алар монда зур гаиләләре белән 1932нче елны күчеп киләләр. 1941нче елның ноябрендә шәһәрдә яшәүчеләрнең хәле кинәт начарлана. Алар ачыгалар, ачтан үлмәс өчен үлән җыялар. Нык салкыннар тора, алардан буржуйкаларга нәрсә булса шуны: җиһазларны, китапларны, гәзитләрне ягып котылалар.
1942нче елны гаилә Казанга эвакуацияләнә. Клавдия Васильевнаның бөтен хезмәт тормышы "КОМЗ"ка багышланган.
"Чолганыштагы Ленинградта яшәүчегә" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән волонтёрлар Клавдия Васильевнаны җылы котладылар, Казан шәһәре Совет районы Администрациясе биргән истәлекле бүләкне тапшырдылар. Ветеран күрсәткән игътибар өчен рәхмәтен белдерде.

















