
"2016-2020нче елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү" дәүләт программасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, Холокост корбаннарын халыкара искә алу көненә туры китереп, "Холокост - кабатланмасын өчен истә тотарга!" төркемле шөгыле (кино күрсәтү) уздырылды.
Шөгыль барышында балалар тарихның хәвефле битләре, нацистларның кешелексез сәясәте буларак Холокост фаҗигасе белән таныштылар, "Холокост - кабатланмасын өчен истә тотарга!" документаль фильмын карадылар.
Шөгыль актив тормыш позициясен формалаштыруга, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә ярдәм итте.

30нчы гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Үзең белән гармониядә" шөгыльләр циклы кысаларында, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Казан шәһәре Киров районының "8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБББУ консультация базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,"Хәтәр зонасы" шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларның психо-эмоциональ халәтләрен коррекцияләү, авыр хәлләрне рациональ чишү күнекмәләренә өйрәтү.
Шөгыльдә, гаиләдә һәм яшьтәшләре белән аралашуда балаларның проблемаларын ачыклау өчен, "Әкиятләр остасы" архетипик карталары кулланылды. Күнегүне башкарганда балалар:"Аралашуда синең проблемаң нәрсәдә?" соравына җавап бирделәр. Һәрбер катнашучы бу проблеманы чишү өчен ысул эзләде һәм тәкъдим итте. Шөгыль "Ак болыт" релакс күнегүе белән тәмамланды, аның ярдәмендә балалар үзләренең психоэмоциональ халәтләрен яхшырттылар, хәтерләрен, хыяллану, игътибар, образлы фикерләүләрен активлаштырдылар.


2020нче елда Хәтер һәм дан елын уздыру буенча чаралар планы һәм "2016-2020нче елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү" дәүләт программасы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, Ленинград чолганышын өзүнең 76-еллыгына туры китереп түбәндәге чаралар уздырылды:
- "Ленинград - каһарман шәһәр!" кино күрсәтү,
- "900 тәвәккәл көннәр", батырлык дәресе,
-"Ленинград, синең батырлыгыңа багышлана!" чарасы,
- "Таня Савичева көндәлеге" төркемле шөгыле.
Чараларның максаты: балигъ булмаган балаларда үз халкының батыр үткәнендә ихтирам тәрбияләү, ил тарихы турында белем формалаштыру, актив тормыш позициясен формалаштыруга ярдәм итү, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек үстерү.
Чара барышында балалар рәхимсез сугыш, чолганыш, Невадагы шәһәрдә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге турында күп яңалыклар белделәр. Бозлы "тормыш юлы" турында фильм һәм "900 тәвәккәл көннәр" хәрби хроникасы күрсәтелде. Балалар "Узган сугыш батырлары" китап күргәзмәсе белән таныштылар, чолганышта калган Ленинград шагыйрәсе Ольга Берггольцның, Ленинградта яшәүчеләргә чолганыш вакытында төшкән сынаулар, аларның какшамас батырлыгы һәм тормыш ныклыгы турында,"Ленинград салюты" һәм "Ленинградтан хат" шигырьләрен укыдылар. Балаларның күңелләренә бигрәк тә Ольга Берггольцның "Ленинград поэмасы"ннан авыр сугыш елларында малайлар һәм кызлар өлешенә төшкән сынаулар турындагы өзек ошады.







27нче гыйнвар, дүшәмбе, 2020нче ел
"Виртуаль чынбарлыкка адым артыннан адым" төркемле шөгыльләр циклы кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәренең Яңа Савин районы МБББУ "89нчы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган мәктәп" базасының консультация пунктында "Бөтендөнья челтәрләре" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар медиатирәлек белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштылар, медиабиография төзергә өйрәнделәр, үзләренең тәҗрибәләренә таянып, тикшерү вакытында төрле медиаларның(мультфильмнар, кино, теле тапшырулар, социаль челтәрләр, журналлар һәм китаплар) эмоциональ халәтен(уңай һәм тискәре) бәяләделәр, мәгълүмати мохитнең тиз арада үзгәрүе һәм аның күләменең контрольсез үсеше балаларның аңына һәм үзләрен тотышына көчле тәэсир ясыйлар дигән фикергә килделәр.
Шөгыль мәгълүмати культураның уртача дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте. Балалар медиатирәлектә яшәр өчен мөһим компетенцияләргә ия булырга, шул исәптән: мәгълүматны тәнкыйтьле бәяли белергә кирәклеген аңладылар.

27нче гыйнвар, дүшәмбе, 2020нче ел
Казан шәһәре Совет районы Башкарма комитетының 2020нче ел 16нчы гыйнварыннан Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү комиссиясе карарын башкару кысаларында,Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгечләре Татарстан Республикасы Казан шәһәре буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән бергә күп балалы гаиләләргә уртак рейдлар уздырдылар.
Рейдның максаты:гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, күп балалы гаиләләрнең яшәү шартлары белән танышу, янгын куркынычсызлыгы профилактикасы.
Ведомствоара рейд барышында янгын куркынычсызлы кагыйдәләрен саклау мөһимлеге турында әңгәмәләр уздырылды. Ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгын саклау буенча инструктаж үткәрелде, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында "Балаларның куркынычсызлыгы" белешмәлекләре тапшырылды.

















