18нче декабрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
"Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында, ДАССУ "10нчы шәһәр поликлиникасы"нда ятып авыручыларны тәрбияләү һәм тәндә озак ятып тишелүне искәртү сораулары буенча чираттагы "Тәрбия мәктәбе"е шөгыле уздырылды.
Төркемле шөгыльдә Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнарында яшәүче, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм үзләренә хезмәт күрсәтү, хәрәкәтләнү мөмкинлеген югалткан инвалидларга ярдәм итүче сиделкалар, туганнары катнашты. 10нчы поликлиниканың неврология кабинеты шәфкать туташы Тихомирова О. А. һәм хирург Абдилакимов М. С. тыңлаучыларны хәрәкәтсез ятучы авыруларга вакытында күрсәтелергә тиешле чаралар комплексы белән таныштырдылар, ятып торганда тәндә барлыкка килә торган тишекләрне булдырмау турында сөйләделәр, өй шартларында аларны ничек эшкәртергә кирәклеген күрсәттеләр. 10нчы поликлиниканың баш табиб урынбасары Фәтхуллина С. В. шөгыльне йомгаклады һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде."Тәрбия мәктәбе" тыңлаучылары фикеренчә, мондый шөгыльләр бик мөһим, чөнки барлык кызыксындырган сорауларга интернетта җавап табып булмый.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире катнашучыларны киләсе шөгыльнең темасы белән таныштырды, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшенә караган сорауларга җавап бирде. Гадәттәгечә, катнашучылар шөгыль ахырында тематик таратма материаллардан файдаландылар.


16нчы декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм" Дәүләт программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, мәдәни оештучы һәм "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы" волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган 26 балигъ булмаган бала өчен, "Тылсымлы Кыш бабай" төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: коммуникатив һәм үзара конструктив тәэсир итешү күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль кысаларында бәйрәм тарихы һәм гореф-гадәтләре турында "Тиздән, тиздән яңа ел" интерактив әңгәмәсе,"Тылсымлы сандык", "Һәр әкияттә мәгънә бар", "Мәкальне җый" танып белү һәм үстерелешле уеннары уздырылды.
Аннан соң балалар интерактив сәхнәләштерелгән "Тылсымлы Кыш бабай" иленә "күчтеләр", анда табышмаклар оттылар, әдәби әкият геройлары сурәтләре белән пазллар җыйдылар, Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр.
Шөгыль ахырында Кыш бабай барлык катнашучыларга татлы яңа ел бүләкләре тапшырды. Очрашу балаларга уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе бүләк итте.


11нче декабрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
"Мавыгулар планетасы" гаилә иҗат клубы эше кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы" студент - волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен,"Яңа ел кәефе" мастер-классын уздырдылар.
Чара башында балалар әти-әниләре белән бергә "Чыршыда утлар янганда" мультфильмын карадылар. Сюжет турында фикер алышканда, катнашучылар ничек Яңа елга әзерләнүләре турында сөйләделәр, гаиләдәге яңа ел гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар.
Чараның гамәли өлешендә балалар әти-әниләре белән сувенир-киләсе ел символын ясадылар. Мавыктыргыч эш яңа ел кәефе булдырырга һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итте.
Үз куллары белән ясаган яңа ел эшләнмәсе чыршысы астында аерым урын алыр һәм күңелле очрашу турында искә төшереп торыр.


9нчы декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Иң яхшы педагог - психолог-2020" шәһәр/зона һөнәри осталык бәйгесенең район этабы жюри эшендә катнашты.
Бәйге кысаларында хезмәткәрләрне коллективта туплау һәм эмоциональ яну профилактикасына юнәлдерелгән фокус-групп ысулы, кейс-ысул ярдәмендә ситуацияле анализ, арт-терапия буенча мастер-класслар, профориентацияләр кулланылды.
Бәйге программасының гамәли өлешендә жюри әгъзалары актив катнаштылар. Психолог Кулакова Э. В. социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар һәм гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Бәйге уздыру нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең Совет районы буенча Башкарма комитет муниципаль берәмлегенең Мәгариф идарәсенең Мәгариф бүлеге бәйге оештыруда күрсәткән ярдәм өчен ДАСХКУ "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә рәхмәт белдерде.



9нчы декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм" Дәүләт программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, "Чыршы өчен уенчыклар" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив күнекмәләрне үстерү, танып белү активлыгын стимуллаштыру.
Шөгыль барышында балалар белән акыл сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән "Кышлаучы кошлар" викторинасы уздырдылар, аннан соң ышанычлы мөнәсәбәт күнекмәләрен, бер-берсе белән аңлашу һәм ярдәмләшүне өйрәнүгә юнәлдерелгән "Сызык артында", "Игътибар" интерактив уеннарында катнаштылар.
Чара ахырында чыршы уенчыклары ясау буенча "Чыршы өчен уенчыклар" мастер-классы булды.
Шөгыль командада эшли белүне формалаштыруга, коллективизм хисен үстерүгә, толерантлык тәрбияләүгә ярдәм итте.
















