9нчы декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен, "Текстиль хыяллар" мастер-классын уздырдылар.
Чараның максаты: әниләрнең эмоциональ бушануы, эчке ресурсларын активлаштыру.
Чара барышында катнашучылар кул астындагы текстиль материаллардан бизәнү әйбере(брошь) ясадылар.
Чара җайлы һәм дустанә атмосферада узды, катнашучылар үзләренең эшләнмәләрен кызыксыну белән башкардылар, тормышларында булган вакыйгалар белән уртаклаштылар, чара аларга үзләрен иҗади күрсәтергә һәм эмоциональ халәтләре яхшыруга ярдәм итте.



9нчы декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, социаль хезмәт алучы, инвалидлыгы булган Вешнякова Нина Александровна белән гамәли-сәнгать иҗаты буенча мастер-класс уздырдылар. Бергәләп эшләнгән беләзек аның өчен бүләк булды.



6нчы декабрь, җомга, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче һәм сәламәтлекләре чикле 5-7 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен,"Уйнап үсәбез" циклыннан "Мин… беләм" төркемле шөгылен уздырды.
Максат: вак һәм эре моториканы үстерү, танып белү һәм хәрәкәт активлыгын формалаштыру, үз мөмкинлекләренә ышаныч арттыру.
Шөгыль "Эш беткәч, уйнарга ярый!" девизын тикшерүдән башланды. Аннан соң катнашучылар "Лабиринт"ны узганда вак һәм эре моториканы, күрү-хәрәкәт координациясен, җитезлек һәм кыюлык, ирекле игътибар үстерүгә, үзтикшерү һәм кагыйдәләрне үти белүгә(бармак гимнастикасы," Юллар" күнегүе," Чебен", "Кул чабуларны тыңла", "Дүрт табигать көче" уеннары) биремнәр башкардылар. Балалар, лабиринтның барлык авырлыкларын узып,"Тылсымлы ил"гә килеп җиттеләр, анда катнашучылар "Көч агачы" иҗат эшен башкардылар. Бу эш балаларга уңай хисләр, энергия бирде.


6нчы декабрь, җомга, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Волонтёр медиклар" Татарстан региональ хәрәкәте студент - волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган сәламәтлекләре чикле балалар өчен, "Феерия" иҗат остаханәсендә "Без эшли, күңел ача һәм дус була беләбез!" девизы астында шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балаларга иҗат итәргә мөмкинлекләр булдыру, сәләтләрен ачу, социомәдәни күнекмәләр булдыру һәм үстерү.
Бәйрәм мавыктыргыч уеннар һәм мастер-класслар белән алып барылды. Балалар музыкаль викторинада катнаштылар, әти-әниләре белән бергә күләмле кар бөртеге, кардмейкинг техникасында Кыш бабайга открытка ясадылар һәм анда үзләренең иң кадерле теләкләрен яздылар.
Бәйрәмдә катнашучылар барысы да уңай энергия һәм шәп кәеф алдылар!


6нчы декабрь, җомга, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре шәхси эшмәкәрләр белән бергә, күп балалы гаиләләрнең балалары һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен, "Шаян тылсымчылар" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыль барышында әкият геройлары балаларны дөнья халыкларының атаклы милли ризыклары белән таныштырдылар. Аннан соң балалар "Оста шеф" интеллектуаль уенында катнаштылар, ахырда милли чех десерты "Трдельник" ясау буенча мастер-класста, кулинария студиясе мохитенә чумдылар.
Үзләре пешергән, тәмле һәм яңа пешеп чыккан трдельниклар белән чәй эчү бәйрәм бүләге булды.

















