1нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Өмет” клубы кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен, ДАҺББУ “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән бергә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче инвалид-балалар өчен “Көзге тылсым” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балаларның дөньяны уңай кабул итүен формалаштыру, үзен ышанычлы һәм уңышлы тотуны үстерү, уңай кызыксынулар булдыру.
Катнашучылар, төркемдә дустанә атмосфера тудыру максаты белән, бер-берсен җылы сәламләделәр, рәхәтләнеп, үзләренең ышанычлы һәм уңышлы тоту күнекмәләрен үстерүгә ярдәм иткән мавыгулары һәм үзләре турында сөйләделәр. Аннан соң балалар “Ел фасыллары” интерактив әңгәмәсендә катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, “Алтын көз” темасына ребуслар чиштеләр.
Балаларда коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерләүне үстерү, дөньяны уңай кабул итүне формалаштыру, үзенә ышанычны арттыру максаты белән арт-терапия технологиясе кулланылды. Балалар төсле кәгазьләрдән үзенчәлекле “Көзге тылсым” тематик рәсемен башкардылар, якыннарына бүләк итәр өчен, рәхәтләнеп үзләре белән алдылар.


А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә 2019нчы елның 31нче октябрендә, Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы һәм Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чараларны уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Халыкны хезмәт һәм эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы канаты астында, "Бердәм Россия" партиясенең Казан җирле бүлеге ярдәмендә, шәһәр ветераннар(пенсионерлар) советы белән бергә IV "Зирәклек елмаюы-2019" шәһәр иҗат бәйгесе булып узды.
Бәйгенең максаты: ветераннарның, өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль эшчәнлектәге мөһим рольләренә җәмгыятнең игътибарын җәлеп итү, шәһәрнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында өлкән яшьтәге кешеләрнең катнашуын активлаштыру.
Бәйгедә катнашу өчен Казан шәһәрендә пенсия яшендәге яшәүчеләр чакырылган иде. Бәйгедә 8 команда катнашты: Казан шәһәренең һәр районыннан өчәр кеше һәм Казан шәһәре ветераннар советы командасы. Бәйгенең жюри әгъзалары: ТР Дәүләт Советы депутаты Депутат - Җаббарова Роза Шәрифулловна, ТР Дәүләт Советы депутаты - Гафиятуллин Нияз Мансурович, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТРның Халык артисты, РФнең Атказанган артисты Галицкий Михаил Олегович, жюри рәисе – Татарстан Республикасының Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы Республика Советы рәисе - Иштирәков Хәбир Газизович.
Бәйге барышында командалар "Сәламләү"дә, "Һөнәрләр дөньясында" бәйгесендә, "Өй эше" музыкаль бәйгесендә катнаштылар.
Катнашучылар олы яшьтә булуга карамастан актив тормыш позициясен, максатчанлык, җиңүгә теләкләрен күрсәттеләр.
Бәйге биремнәре нәтиҗәләре буенча "Зирәклек һәм осталык" төп бүләген Яңа Савин районы командасы алды.
Калган катнашучылар:
- Авиатөзелеш районы командасы - «Иң артист команда»
- Вахитов районы командасы - «Иң интеллектуаль команда»
- Мәскәү районы командасы - «Иҗади шәхесләр»
- Идел буе районы командасы - «Иң бердәм команда»
- Киров районы командасы - «Җиңүгә ихтыяр өчен»
- Совет районы командасы - «Иң стильле команда»
- Казан шәһәре Ветераннар советы командасы -" Иң креатив команда"
номинацияләрендә җиңделәр.
Барлык катнашучыларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.



28нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Башкалар кебек яшәү" клубында, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, "Көз төсләре" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: социомәдәни тәҗрибә, сәнгатьле-иҗади эшчәнлек күнекмәләрен, эстетик һәм сәнгать зәвыгын формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар декоратив-гамәли сәнгать, аның төрле техникалары белән таныштылар. Иҗади остаханәдә "Бәхет агачы" топиариен - гаҗәеп өй җиһазын ясадылар. Үзенчәлекле композицияне ясау балалардан шөгыльдә алган белемнәрне генә түгел, иҗади хыял, күзәтүчәнлек, игътибарлылык, форма һәм төсне тоюны да таләп итте.
Үз куллары белән ясаган композицияләр аеруча кыйммәтле, аларның бит һәрберсе үзенчәлекле, шәхси эшләнмә.


28нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Әкият илендә" циклыннан, сәламәтлекләре чикле 15-17 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән "Йолдызлы галактика" төркемле шөгылен уздырды. Шөгыль барышында балалар "Күбәләкләр циркы" кыска метражлы фильмын карадылар һәм тикшерделәр, үзләре өчен төп геройның гаҗәп үзгәрешен ачтылар. Һәрбер катнашучы үзенең куркуларын ничек җиңү һәм үзенең чиксез мөмкинлекләренә ышану турындагы серләре белән уртаклаштылар. Шөгыль шәхси арт-терапевт эше белән тәмамланды, аның барышында һәр катнашучы шәхси үзгәрү һәм үзен камилләштерү символы-күбәләк ясады.
Шөгыльдә катнашу яшүсмерләрнең үзбәясен ныгытуга, хәвефлелек дәрәҗәсен киметүгә һәм төркемдә конструктив аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.



2019нчы елның 26-27нче октябрендә
КОТЛЫЙБЫЗ!!!!!
2019нчы елның 26-27нче октябрендә В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында эшләүче яшьләрнең иҗади VII "Наше время-Безнең заман" ачык республика телевизион фестивале булып узды.
"Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" мәдәни оештыручысы Миндияров Ринат Рөстәм улын "Музыка " номинациясендә II урынны алуы һәм 16-19нчы ноябрьдә узачак суперфиналда катнашуы белән котлыйбыз.
Киләчәк бәйгедә иҗади илһам һәм уңышлар телибез!!!


{mp4}01441{/mp4}















