Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
24нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2017-2019нчы елларга балаларның медиатирәлектә мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы кысаларында("Юл картасы") Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "86нчы гомуми белем бирү мәктәбе" МБББУ консультация базасында, күп балалы һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Социаль челтәрләр һәм девиант субкультуралар" профилактик төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: агрессив мәгълүмати мохиттән психологик үзсаклану формалаштыру, чынбарлыкта үзара тәэсир итешү һәм конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыру, үзләрен девиант тоту профилактикасы.
Шөгыль барышында катнашучылар белән: "Социаль челтәрләрдә девиант төркемнәр" бәхәсе, "Минем берләшмәләрем" һәм "Пәрәвез белән чорналганнар" психологик күнегүләре, интернет-бәйлелекне ачыклауга тест уздырылды. Шөгыль ахырында балаларга "Куркынычсыз интернет" белешмәлекләре тапшырылды.
Шөгыль балигъ булмаган балалар арасында уенлы компьютер бәйлелеге профилактикасы һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштырырга ярдәм итте.

24нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасы буенча чаралар планы кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, яшүсмерләр өчен "173нче мәктәп" МБББУ консультация базасында "Стресс һәм стресска каршы торучанлык" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: стресс һәм стресска каршы торучанлык турында күзаллау, авыр тормыш хәлләрендә кешенең яраклашу алуы турында караш формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар стрессның килеп чыгу сәбәпләре һәм төп билгеләре белән таныштылар."Безнең сайлау - уңышлы тормыш" кыска метражлы видеоролигын карап, катнашучылар, видеоролик персонажлары очраган стресслы хәлләрне җиңү ысулларын эзләделәр. Шөгыль ахырында балаларга 8-800-2000-122 гомумроссия балалар телефоны һәм Казан шәһәре ашыгыч психолого-педагогик ярдәм үзәкләренең контакт мәгълүматлары белән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.


21нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
"Балалар уйный торган театр" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сәламәтлекләре чикле 7-12 яшьлек балалар өчен "Пәрдәне ачканда" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балаларга социаль яраклашуда театр һәм сәхнә эшчәнлеге ысуллары белән үзләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итү.
Шөгыль барышында балалар "Балалар уйный торган театр" проекты эчтәлеге белән таныштылар, "Курчак театры" презентациясен карадылар, интерактив сораштыру һәм анкетада катнаштылар. Төркемне туплау һәм танышу, актерлык осталыгы нигезләренә өйрәнү максаты белән балалар "Төремкәй" әкиятен сәхнәләштерүдә катнаштылар. Балалар рәхәтләнеп әкият персонажлары рольләрен сайладылар, әкиятне үзләренең сюжетлары белән тулыландылар.
Шөгыль балаларның музыка - театр эшчәнлеге аша иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итте.



21нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Иҗат тылсымы" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү, ташландык материал белән эшләү алымнарына өйрәтү, уңай кызыксынулар һәм иҗади күзаллауны үстерү.
Шөгыль башында балалар үзенчәлекле бизәнү әйберләре һәм фукцияле предметлар ясау өчен кыйбатлы фурнитура сатып алу мәҗбүри түгел, ә ташландык материалны кулланырга мөмкинлек турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Кирәкмәгән нәрсәне һәрвакыт ыргытып була, ә менә аңа икенче сулыш бирү-бу инде осталык. Шөгыль барышында балалар ташландык материалдан өй бизәлеше өчен күпме үзенчәлекле, файдалы, матур әйберләр яки уенчыклар ясап булуы турында белделәр, "Күңелле ябалак" композициясен ясау мастер-классында катнаштылар.
Командада иҗади эшләү балаларда уңай хисләр һәм кәеф тудырды.

18нче октябрь, җомга, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларга экстремаль шартларда үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү максаты белән Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Казан шәһәре Совет районының "126нчы гимназия" МБББУ базасында, күп балалы, тулы булмаган һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Куркынычсызлык әлифбасы" циклыннан "Куркынычсызлык дәресе" профилактик шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда шәхси куркынычсызлык сорауларына аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар белән "Үзеңне куркынычсыз тоту" блиц-сораштыру уздырылды, балалар төп "куркынычсызлык" һәм "хәтәр" төшенчәләре белән таныштылар. Балалар 4 командага бүленеп "... нәрсә ул", "Әкият һәм тормыш" интерактив уеннарында катнаштылар, таныш булмаган кешеләр белән телефоннан аралашу буенча ситуацияле мәсьәләләр чиштеләр. Шөгыль балаларга өйдә, урамда, мәктәптә үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итте.
Шөгыль ахырында катнашучыларга тәүлек буе эшләүче оператив хезмәтләрнең 112 номеры һәм 88002000122 балалар ышаныч телефоны турында искә төшерделәр.


