18нче октябрь, җомга, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларга экстремаль шартларда үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү максаты белән Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Казан шәһәре Совет районының "126нчы гимназия" МБББУ базасында, күп балалы, тулы булмаган һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Куркынычсызлык әлифбасы" циклыннан "Куркынычсызлык дәресе" профилактик шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда шәхси куркынычсызлык сорауларына аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар белән "Үзеңне куркынычсыз тоту" блиц-сораштыру уздырылды, балалар төп "куркынычсызлык" һәм "хәтәр" төшенчәләре белән таныштылар. Балалар 4 командага бүленеп "... нәрсә ул", "Әкият һәм тормыш" интерактив уеннарында катнаштылар, таныш булмаган кешеләр белән телефоннан аралашу буенча ситуацияле мәсьәләләр чиштеләр. Шөгыль балаларга өйдә, урамда, мәктәптә үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итте.
Шөгыль ахырында катнашучыларга тәүлек буе эшләүче оператив хезмәтләрнең 112 номеры һәм 88002000122 балалар ышаныч телефоны турында искә төшерделәр.


















