12нче август, дүшәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Каршыга адым” программасы кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Үз-үзеңә ышаныч” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларның шәхесара мөнәсәбәтләрдә социаль һәм эмоциональ компетенцияләрен үстерү.
Катнашучылар белән шөгыль барышында үзеңне тануга һәм психоэмоциональ халәтне өйрәнүгә юнәлдерелгән арт-терапевт күнегүләре уздырылды. “Йомгак” тренинг күнегүе балаларга аралашуда шәхесара каршылыкларны җиңәргә һәм командада эшләү һәм коммуникатив күнекмәләрне ныгытырга ярдәм итте.


12нче август, дүшәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020 елларга Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизм профилактикасы” программасы кысаларында “Полимер” консультация пунктында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Толерантлык – тынычлыкка юл” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: яшьләр арасында экстремист хәрәкәтләр профилактикасы, бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар белән толерантлык һәм үзеңне толерант тоту, дөньядагы мәдәниятләрнең күптөрлелеге һәм моны тануның мөһимлеге турында “Толерантлык – тынычлыкка юл” әңгәмәсе уздырылды. Шөгыльдә аерым игътибар яшьләр мохитендә толерантлык үстерүгә һәм үзара аңлау сәләтен тәрбияләүгә бирелде. Балалар шөгыль ахырында толерантлык эмблемасын ясадылар.


9нчы август, җомга, 2019нчы ел
“Өлкән буын” проектын, “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларның “көмеш” яшьтәге волонтер Рейникова Людмила Михайловна белән очрашуын оештырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәтләндерү физкультурасына кушу, организмның гомуми тонусын тоту, уңай теләк булдыру.
Гимнастика – физик активлыкның иң кулай төре. Ул өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәеш сыйфатын күпкә күтәрергә мөмкинлек бирә, үзләренә ышанычларын арттыра һәм кәефне күтәрә.
Хезмәт алучыларның әйтүенчә, мондый шөгыльләр организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттырырга ярдәм итә, шулай ук аралашуның бик яхшы чарасы булып тора.

9нчы август, җомга, 2019нчы ел
"Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге " социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларда һәм яшүсмерләрдә террорга каршы аң булдыру буенча профилактика эше кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең 7-12 яшьлек балалары өчен, "Хәвефсез дөнья" циклыннан "Терроризм - экстремизмның соңгы формасы" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: терроризм идеологиясен кабул итмәү һәм кире кагуны үстерү, халыкара һәм диннәр арасында толерантлык формалаштыру, экстремаль шартларда хәрәкәт итү күнекмәләрен булдыру.
Шөгыль барышында балалар "Терроризм-экстремизмның сонгы формасы" презентациясе белән таныштылар, толерант булу: төрле булуга карамастан бер-беребезне хөрмәт итәргә, уй-теләкләр, хисләр, дин тоту төрле булса да сабыр булырга кирәклек турында " Без төрле, ләкин без бергә!" интерактив әңгәмәсендә катнаштылар. Без барыбыз да төрле, ләкин тигез! Шулай ук балалар уен формасында террористик акт куркынычы булганда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Уздырылган шөгыль нәтиҗәсендә балалар бары тик халыклар арасында үзара хөрмәт итү, толерантлык кына терроризм үсешен кисәтә һәм җинаятьчеләрнең җәмгыять ярдәменә өметләреннән мәхрүм итә алуларын аңладылар.

8нче август, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Син һәм синең дусларың” төркемле шөгылен уздырды.
Максат: коммуникатив күнекмәләр булдыру һәм ата-ана-бала мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү.
Шөгыль барышында балалар белән “Мозартика” инновацион технологиясен кулланып “Утар” өстәл уены уздырылды, ул балаларга гаиләләре белән мөнәсәбәтләрен тирәнрәк ачарга ярдәм итте.
Шөгыль ахырында “Бергә атлау күңеллрәк” плакат-открытка ясау буенча мастер-класс булды.

















