25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2014-2020нче елларга “Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Өмет” клубында, сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Елмаюыңны бүләк ит” төркемле шөгылен уздырдылар.
Төркемдә уңай хисле атмосфера булдыру һәм балаларны хезмәттәшлеккә көйләү максаты белән, “Ягымлы сүз” һәм “Хисләр палитрасы” күнегүләре уздырылды. Аннан соң катнашучылар игътибарны һәм иҗади фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән “Яхшы-начар”, “Әйе-Юк” күнегүләрен башкардылар, “Яхшы һәм начар кеше сыйфатлары” акыл викторинасында катнаштылар.
Мастер-класста кәгазьдән үзенчәлекле күләмле чәчәкләр ясап, балалар иҗади үзбелдерүгә мөмкинлек алдылар.
Шөгыль коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерләүне үстерүгә, дөньяны уңай кабул итүгә һәм үзләренә ышаныч арттыруга ярдәм итте.


25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Чернобыль АЭСдә булган хәлләрне искә алу көненә туры китерелгән “Хәтер дәресе. Чернобыль” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: гражданлык җаваплылыгын формалаштыру, ватанпәрвәрлек, рухи-әхлакый хисләр тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар белән Чернобыль АЭСдә булган һәлакәт турында әңгәмә, авариягә кадәр һәм аннан соңгы шәһәргә виртуаль экскурсия уздырылды.
“Чернобыль кабатлануны ничек кисәтергә?” темасына әңгәмә барышында балалар киләчәктә ничек экологик һәлакәтне кисәтергә мөмкин булуы турында фикерләре белән бүлештеләр, илдә, республикада, шәһәрдәге экологик хәл һәрбер кешедән торуын билгеләп үттеләр.

25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Җиңү көненә багышланган чараларны уздыру кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучы Ляпина Р. А. Һәм Староверов Г. П. өйләрендә котладылар.
Ветераннар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Ляпина Р. А. Венгриядә партизан отрядында хезмәт иткән, сугыштан соң Казан шәһәренең Совет районы башкарма комитетында бухгалтер булып эшләгән. Староверов Г. П. Карелиядә сугышкан, яраланган, сугыштан соң агрономлыкка укыган, Кече Клыки бистәсендә авыл хуҗалыгы оешмасында эшләгән.
Ветераннарга котлаулар белән бергә ТР Дәүләт Советы депутаты М. Ф. Шагитов биргән ашамлыклар җыелмасы да тапшырылды.


25 нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә Европа иммунизациясе атнасы (ЕИА-2019) кысасында “Кисәтергә. Сакларга. Прививка ясарга” девизы астында киңәшмәләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырылды. Киңәшмәләр барышында хезмәткәрләр Прививкаларның милли календаре, халык өчен “Бергә сакланыйк: вакциналар эшлиләр!” истәлек кәгазьләре белән таныштылар, һәм шулай ук авыруларга каршы һәм гомерне саклауда төп инструмент буларак вакцинацияләүне, сәламәтлек өчен һәм кешеләрнең иминлеге өчен иммунизациянең мөһимлеген күтәрүгә юнәлдерелгән ЕИА-2019ның төп максатлары белән таныштылар.



25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “31нче балалар китапханәсе” ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә Бөтендөнья китаплар көненә туры китереп, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Китап могҗизалары лабиринтында” чарасын уздырдылар.
Максат: китап укуга кызыксыну үстерү, китап басмаларын популярлаштыру, балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен һәм актив тормыш позициясен формалаштыру.
Балалар һәм аларның ата-аналары кызыксыну белән “Китап безнең дустыбыз һәм ярдәмчебез” лекциясен тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, “Укылмаган китаплар иленә сәяхәт” күргәзмәсе белән таныштылар.
Катнашучыларга “Төремкәй” рус халык әкиятен сәхнәләштерүдә катнашу аеруча нык тәэсир итте.
Кунаклар чара ахырында, буккроссинг акциясе кысаларында, өйдән алып килгән яраткан китапларын китапханәгә бүләк иттеләр, әти-әниләре белән укыр өчен кызыклы әкиятләр һәм хикәяләр басмаларын сайлап алдылар.
Катнашучылар китапханә администрациясеннән баллы бүләкләр алдылар.


- Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә шәһәр поликлиникасы табибы белән очрашу уздырылды
- 2019нчы елның 22нче апрелендә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакытлы тәрбия системасын кертү”
- Халыкара Җир көненә туры китерелгән “Чәчәкләр иленә сәяхәт” экологик чарасы
- Социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен “Яхшылык дөньяны коткара” төркемле шөгыле















