Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
2нче апрель, сишәмбе, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларның үз-үзләренә кул салуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Балаларның киләчәге безнең кулда!” урам акциясен уздырдылар.
Акция барышында өлкәннәргә, яшүсмерләр депрессиясенә генә хас билгеләр турында мәгълүматлар, ата-аналарга яшүсмер белән ничек аралашу турында тәкъдимнәр белән, психологлар әзерләгән “Яшүсмер депрессиясе: нәрсә эшләргә?” буклетлары тапшырылды.
Шулай ук балаларның ата-аналарына үзәкләрнең контакт мәгълүматлары, Казан шәһәрендә психолого-педагогик ярдәм хезмәтләре һәм бердәмроссия балалар ышаныч телефоны эшләве турында мәгълүмат белән “Ышаныч телефоны” белешмәлекләре тапшырылды.

1нче апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Яшьлек”Мәдәният йорты” участок консультация пунктында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 12-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Үзең белән гармониядә” циклыннан“Хисләр скульптурасы” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: тәртипне эмоциональ регуляцияләүне үстерү, борчылуны кисәтү һәм киметү, үзенә ышаныч дәрәҗәсен арттыру.
Балалар шөгыль барышында “Үпкәләүгә кагылу” күнегүен башкардылар, үпкәләүгә сәбәп булган очраклар турында сөйләделәр. Психолог җитәкчелегендә үзләренең мондый вакытта барлыкка килүче борчулары һәм хисләре турында “сөйләделәр”. “Хисләр скульптурасы” арт-терапия күнегүендә катнашучылар, музыкаль композициягә кушылып, пластилиннан бу хиснең “образын” әвәләделәр.
Шөгыль үз хисләрен аңларга һәм аларга җавап бирергә, үзрефлексия күнекмәләрен үстерүгә, психоэмоциональ киеренкелекне бетерергә ярдәм итте.


29нчы март, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “Әни- баш сүз” фотобәйгесенең нәтиҗәләре чыгарылды.
Чараның максаты – уңай бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен, әниләргә карата ихтирамлы, игътибарлы, ярдәмчел мөнәсәбәт формалаштыру.
Җиңүчегә тавыш бирүдә катнашучылар үзләре, бүлек белгечләре һәм шөгыльләрдә катнашучы башка балалар катнаштылар.
Җиңүчеләрнең эшләре грамоталар һәм призлар белән билгеләнделәр, башка катнашучылар дипломнар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.



29нчы март, җомга, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Бердәмлектә көч” проекты кысаларында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче һәм сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар өчен, “Дуслык турында сюжетлар” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив күнекмәләрне, эмпатияне һәм башка кешеләргә карата сизгерлекне үстерү.
Катнашучылар шөгыль башында үзләрен әкият геройлары белән чагыштырып “Әкияти образ” интерактив күнегүен башкардылар, кешеләр белән үзара гармонияле мөнәсәбәтләр төзү өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында сөйләделәр. “Пыяла аша” тренинг уены балаларга үзләрен иркен хис итәргә, уңай кәеф булдырырга ярдәм итте, катнашучыларга интерактив тактада башкарган “Рәсемне ясап бетер” күнегүе бер-берсенә сизгерлек һәм игътибарлылык күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Шөгыль ахырында балалар “Дуслык турында сюжетлар” мультипликацион фильмын ясау буенча остаханәдә иҗат мохитенә чумдылар.



29нчы март, җомга, 2019нчы ел
Профилактика эше кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 11нче номерлы Хатын-кызлар консультациясе белән берлектә балигъ булмаган яшүсмер кызлар өчен “Без һәм безнең сәламәт киләчәгебез” профилактика шөгылен уздырдылар.
Шөгыль яшүсмер кызларның репродуктив сәламәтлеген саклау һәм теләмәгән йөклелек профилактикасы максаты белән уздырылды.
11нче номерлы Хатын-кызлар консультациясе мөдире кызларга иртә йөклелекнең, бала төшерүнең зыяны, теләнмәгән йөклелектән саклану чаралары турында мәгълүмат җиткерде. Гинеколог-табиб кызларны җенес системасының төзелеше һәм авырулары, шәхси гигиена белән таныштырды, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр һәм наркотик матдәләр куллануның зыяны турында сөйләде, бу очрашуда катнашучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр формалаштырырга ярдәм итте.
Дөрес туклану һәм көн тәртибе темалары тикшерелде, чөнки алар тулы акыл һәм физик эшчәнлекнең, сәламәтлекнең, эшкә сәләтлелекнең, яшәү дәвамлылыгының нигезе булып торалар. Шөгыльдә катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен кеше аңлы рәвештә сайларга, бары тик шул очракта гына файда китерүен билгеләделәр.
Очрашу тәмамлангач катнашучыларга “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” мәгълүмати буклетлары тапшырылды.

