29нчы март, җомга, 2019нчы ел
2019нчы елның 26-28нче мартында Түбән Новгородта “Түбән Новгород Хатын-кызлар Кризис Үзәге” Түбән Новгород Өлкә Җәмәгать Оешмасы оештырган һәм уздырган “Хатын-кызларга һәм балаларга карата өйдә көч куллану очрагы белән идарәләр арасында эш алымнары” Бөтенроссия семинар-тренингы булып узды. Семинарда Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Чинь А. Р. катнашты. Тренингта социаль хезмәт, кризис үзәкләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнаштылар.
Семинар-тренинг барышында өйдә көч куллану очрагының теоретик һәм гамәли эш нигезләре, өйдә көч куллану корбаннарына юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү аспектлары тикшерелде, дөньяда һәм Россиядә өйдә көч кулланудан зыян күргән кешеләргә ярдәм хезмәтләре аталды. Зыян күрүчеләргә эффектив ярдәм күрсәтүгә комачаулаучы проблемалар билгеләнде.
Тренинг барышында материалны “кинотренинг”, “акыл штурмы”, “рольле уен”, “дискуссия” кебек интерактив формада бирү кулланылды, төрле психологик күнегүләр һәм уеннар тренингта катнашучыларның һәрберсен эш процессына тарттылар һәм өйрәнелә торган материалны кабул итүне күпкә җиңеләйттеләр.
Катнашучыларга Түбән Новгород шәһәре һәм Түбән Новгород өлкәсенең социаль хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән түгәрәк өстәл хатын-кызларга һәм балаларга карата өйдә көч куллану очрагы белән идарәләр арасында эш алымнары буенча регионнарның эффектив практикалары белән алышырга ярдәм итте. Түбән Новгород “Лада” Гаилә үзәге Җәмәгать Оешмасына экскурсия практик-ориентлашу характерында иде, ул социаль-педагогик һәм социаль-психологик хезмәт өлкәләрендә ярдәм күрсәтүдә тәҗрибә алышырга һәм белемнәрне, осталык һәм күнекмәләрне күтәрүгә ярдәм итте.


















