29нчы март, җомга, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Бердәмлектә көч” проекты кысаларында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче һәм сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар өчен, “Дуслык турында сюжетлар” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив күнекмәләрне, эмпатияне һәм башка кешеләргә карата сизгерлекне үстерү.
Катнашучылар шөгыль башында үзләрен әкият геройлары белән чагыштырып “Әкияти образ” интерактив күнегүен башкардылар, кешеләр белән үзара гармонияле мөнәсәбәтләр төзү өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында сөйләделәр. “Пыяла аша” тренинг уены балаларга үзләрен иркен хис итәргә, уңай кәеф булдырырга ярдәм итте, катнашучыларга интерактив тактада башкарган “Рәсемне ясап бетер” күнегүе бер-берсенә сизгерлек һәм игътибарлылык күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Шөгыль ахырында балалар “Дуслык турында сюжетлар” мультипликацион фильмын ясау буенча остаханәдә иҗат мохитенә чумдылар.


