25нче март, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Бер-берең өчен” Иреклеләр мәктәбе” социаль проекты кысаларында Идел буе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Яхшылыкка минем юлым” тренинг чарасын уздырдылар.
Тренингта “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать юнәлеше вәкилләре катнаштылар, алар балигъ булмаган балаларны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, “Россиянең үлемсез полкы” акциясе, акцияне ничек оештыру һәм уздыру турында сөйләделәр, ветеран оешмалары белән эш, һәр ветеранга якын килүне табу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. “Җиңү хаты” Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар ветераннарга хатлар яздылар, аларда үзләре һәм кызыксынулары турында сөйләделәр, үзләренең теләкләрен белдерделәр.
Чара барышында балалар шулай ук “Минем тарихым” Бөтенроссия проекты белән дә таныштылар һәм үзләренең гаилә агачын төзи башладылар.
Очрашуның нәтиҗәсе булып “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать юнәлеше белән берлектә ветераннар өчен ирекле акцияләр һәм патриотик һәм тарихи квестларда катнашуны планлаштыру булды.


