21нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан православия рухи семинариясе волонтерлары белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ир-атларны өйләрендә бәйрәм белән котладылар, ашамлыклар җыелмасын тапшырдылар.


21нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР Милли музее белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр һәм сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Ватанның лаеклы уллары” чарасын оештырдылар.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлек, үз илләре һәм халкы өчен горурлык хисе, аның бөек җиңүләренә хөрмәт тәрбияләү.
Катнашучылар игътибарына “Россиянең сугышлар тарихы” презентациясе тәкъдим ителде. Катнашучылар узган сугышлар тарихы, бу бәрелешләрдә катнашкан батырлар, аларның батырлыклары турында күп нәрсәләр белделәр. Катнашу кысаларында балалар һәм әти-әниләр безнең илебезнең тарихы турында кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Чараның гамәли өлешендә балалар үзләренең туганнары һәм якыннары өчен бүләкләр әзерләделәр. Һәр эш үзенчәлекле рәвештә башкарылган иде, бу балаларның хыял һәм иҗади фикерләүләрен үстерүгә ярдәм итте.
Чарада катнашучылар үзләре белән якты хисләр, яңа тәэсирләр һәм якыннарын Ватанны саклаучылар көне белән котлау өчен ясаган сувенирларын алып кайтып киттеләр.



20нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Ватанны саклаучылар” бәйрәм чарасы уздырдылар.
Чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары һәм өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләр катнаштылар. Гитарада уйнап башкарылган “Томаннар артында”, “Әйдә яшәү өчен!” җырлары, Ватанны саклаучыларга багышланган В. Берестов һәм И. Грошева шигырьләре яңгырадылар. Бәйрәм программасында №2 Балалар музыка мәктәбе МБӨББУ укучылары да катнаштылар. Балалар укытучылары белән берлектә кунакларны музыкаль чыгышлары белән куандырдылар. Скрипка һәм виолончельдә башкарылган дәртле тарантелла, испан биюе, ягымлы “Әни турында җыр”, А. Н. Пахмутова җырларына попурри бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.



19нчы февраль, сишәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДБУ “31нче балалар китапханәсе” хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган балалы гаиләләр өчен, ТАССР төзелүнең 100-еллыгына туры китереп, “Минем халкымның язмышы” чарасы уздырылды.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, танып белү активлыгын үстерү, тарихи гореф-гадәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Балалар һәм аларның әти-әниләре узган гасырның тарихи вакыйгалары турында “Минем халкымның язмышы” лекциясен игътибар белән тыңладылар, “Тарих белгечләре” викторинасында актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, борынгы ишегалды уеннарын искә төшерделәр, “Минем Ватаным- минем Татарстаным” китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Катнашучыларга бигрәк тә җеп алу өчен борынгыда кулланган туку җитештерү технологиясе турында сөйләү, конструкцияне күрү аеруча тәэсир итте.
Чара ахырында катнашучылар өчен китапханә буенча экскурсия оештырылды, аның барышында уку залының эшләү үзенчәлекләре, китапханәдән куллану кагыйдәләре һәм эш тәртибе белән таныштылар.


18нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы Мишина Валентина Фёдоровнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Валентина Фёдоровна-Бөек Ватан сугышы ветераны, 2нче төркем инвалид. Озак елларын мәктәпкәчә яшьтәге хезмәтче һөнәренә багышлый, пенсия яшенә җиткәч, 1991нче елдан Киров районы социаль тәэмин итү бүлегендә, аннан соң Татарстан Республикасының Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятендә кече шәфкать туташы булып эшли, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тәрбияли.
Валентина Фёдоровна-безнең коллега, лаеклы ялга киткәнче Киров районы социаль тәэмин итү бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшләгән.
Хөрмәт һәм рәхмәт билгесе итеп Валентина Фёдоровнага чәчәкләр бәйләме тапшырылды һәм ныклы саулык һәм озын гомер теләкләре һәм котлаулары белән шигырьләр багышланды.

- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Янгын сүндерүче-батырлык һөнәре” экскурсиясен оештырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән интерактив чара уздырдылар
- “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Батырлар янәшәдә яшиләр” социаль акциясе (сугышчы-интернационалистларны өйләрендә котлау) уздырылды
- “Батырлар янәшәдә яшиләр” социаль акциясе















