4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Тормыш буяулары” циклыннан тренинг элементлары белән “Минем кыйммәтләремнең гербы” төркемле шөгыле уздырды. Шөгыльдә аралашуда кыенлыклар кичерүче(психоэмоциональ проблемалар) 13-16 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты.
“Урыннарны алмаштырыгыз...” күнегүендә катнашып яшүсмерләр үзләренең кыйммәтләр системасы элементларын ачыкларга өйрәнделәр, тормыш сферасының мөһим һәм икенчел булганнарын аерып күрсәттеләр. Уздырылган күнегү катнашучыларның рефлексиясенә һәм уңышлы эшкә әзерлекләрен формалаштырырга ярдәм итте.
Шулай ук яшүсмерләр сюжетлы-рольле “Кеше яшәми торган утрау” уенында катнаштылар, утрауда үзләренә кирәк булачак кешеләр һәм әйберләрнең чикләнгән исемлеген төзеделәр. Йомгаклаучы исемлектә матди, рухи һәм социаль кыйммәтләр булып чыкты. Дискуссиядә катнашып балалар хезмәттәшлеккә һәм сөйләшүләр алып барырга өйрәнделәр, тәкъдим ителгән мәсәлне тикшереп рухи кыйммәтләрне матдилардан өстенрәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Шөгыль кыйммәтләр гербын ясау буенча шәхси арт-терапевт эш белән тәмамланды.


4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Хәзинәләр утравы” гаилә кафесы белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең 20 инвалид-балалары өчен “Могҗизалар иле” интерактив шөгылен уздырдылар.
Кечкенә кунаклар өчен махсус төшке аш әзерләнгән иде, ә күңелле аниматор аларны үзенчәлекле күңел ачу программасы белән шатландырды. Балалар хәрәкәтле уеннарда, күңел ачуларда һәм бәйгеләрдә актив катнаштылар.
Кичә җылы дуслык мохитендә узды. Яшь катнашучылар зур уңай хисләр алдылар, ә әти-әниләр белгечләргә яңа ел алды кәефен бүләк иткән өчен рәхмәтләрен әйттеләр.


4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар, шулай ук социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен, “Без-бер команда” төркемле шөгылен уздырдылар. Шөгыль “Бердәмлектә көч” проекты кысаларында уздырылды.
Максат: конструктив үзара ярдәм итешү күнекмәсен формалаштыру, командада эшли белүне үстерү.
“Кәефнең төсе” кереш күнегүе балаларга төркемдә уртак эшкә әзерләнергә, шулай ук төс ярдәмендә үзләренең кәефләрен белдерергә ярдәм итте. “Куллар белән танышу”, “Дуслык карандашы” тренинг уеннары балаларга бер-берләрен тоярга, эмпатияне үстерергә ярдәм итте. Конструктив үзара ярдәм итешү күнекмәләрен, командада эшли белүне үстерү максатыннан катнашучылар белән “Роршах таплары” интерактив күнегүе уздырылды.
Шөгыльнең ахырында балаларга, тормыштагы аврлыкларны бергә булганда гына, ярдәм итешеп җиңеп булу турында сөйләүче, тематик “Озын кашыклар” мультфильм-мәсәле күрсәтелде.



4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы һәм “#ЮмартСишәмбе” кампаниясе кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Елга арягы йолдызчыклары” театр-студиясе волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган, инвалид балалары булган гаиләләр өчен “Ак кышның әкиятләре”шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: тәртипнең социаль күнекмәләр тәҗрибәсен һәм уңай кызыксынуларны формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар интерактив “Уткойрык” әкият-спектаклен карадылар, аннан соң балалар яңа ел чыршыларын ясау буенча мастер-класста катнаштылар, ә әти-әниләр өчен “Аерым ихтыяҗлары булган балалар” тематик психологик сәгате булып узды.


4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе администрациясе ярдәме белән “Азамат” Казан шәһәре иҗтимагый фонды “ӘтиПлюс” проектын тормышка ашыра, аның кысаларында “Әти һәм балалар” гаилә фоторәсемнәре сериясе аша балалар тәрбияләүдә әти роле арт-визуаль ачыла. Бу күргәзмә Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында урнашкан.
Профилактика эше кысаларында бүлек белгечләре, азҗитешле гаиләләрнең кече мәктәп яшендәге балалары өчен, фотокүргәзмәгә экскурсия оештырдылар. “Азамат” КШИФ җитәкчесе фотографияләрнең тарихы һәм алардагы кешеләрнең язмышы турында сөйләде. Очрашу барышында балалар сәламәтлекләре чикле яшьтәшләренең проблемалары белән таныштылар.
Чара Инвалидлар декадасы кысаларында уздырылды һәм балигъ булмаган балаларда тирәдәге кешеләргә толерант мөнәсәсбәт формалаштырырга, әхлакый хисләр тәрбияләргә ярдәм итте.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда булачак гаилә тормышына уңай мотивация үстерә
- Инвалидлар декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Игелекле йөрәк белән” социаль акциясе үткәрделәр
- Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “ЮмартСишәмбе” акциясендә катнаштылар
- Инвалидлар декадасы һәм Иреклеләр (волонтерлар) елы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Киемнәр планетасы” сәүдә челтәре вәкилләре белән берлектә хәйрия акциясе уздырдылар















