16нчы май, чәршәмбе, 2018нче ел
ТАССР барлыкка килүгә 100-еллыкны бәйрәм итүгә әзерләнү кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАПББУ “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль ярдәм алуда торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, ”Казан сувенирлары” циклыннан “Татар милли бизәге” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: Идел буе халыкларының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Балалар кызыксыну белән “Татар милли кәсепләре эшләнмәләре” һәм “Татар бизәге” слайд-шоуын карадылар, татар бизәге үрнәкләре - күп гасырлык халык иҗатының ачык чагылышы: зәркән эшләнмәләре, тукымада чигү һәм бизәкләр, баш киемнәре, күн аяк киемнәренең төсле мозаикасы, торакны бизәү белән таныштылар.
Аннан соң төсле фетрдан бизәк белән бизәлгән “Серле капчык” сувенирын эшләү буенча иҗади остаханә булды. Балалар белгечләр һәм волонтерлар җитәкчелеге астында рәхәтләнеп үз композицияләрен ясадылар һәм кемгә бүләк итәргә теләүләре турында сөйләделәр.
















