10нчы октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
2017-2019нчы елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү чаралары планы (“юл картасы”) кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Бала һәм компьютер. Куркыныч чик” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда агрессив мәгълүмат мохитеннән психологик саклану, чынбарлыкта конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль, төркемне туплауга, уңай халәт тудыруга юнәлдерелгән, “Мин ничек аралашам”, “Аҗдаһа, кыз һәм самурай” күнегүләреннән башланып китте.
Теоретик өлешендә балалар интернет-бәйлелекне ачыклауга сорау-тестта катнаштылар, җавапларны анализладылар һәм нәтиҗәләр белән таныштылар. Аннан соң “Интернеттагы куркынычсызлык” видеоролигын карадылар, төрле хәлләрдән чыгу юлларын тәкъдим иттеләр, үзләренең социаль челтәрләрдә вакыт уздырулары тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шөгыльне тәмамлаганда балалар белән чынбарлыкта конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән “Виртуальлекне нәрсә белән алыштырып була?” күнегүе уздырылды.

















