17нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин Комсомолы Союзы оешуга 100-еллыкны бәйрәм итүгә туры китереп, “Буыннар бәйләнеше” социаль акциясе кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре белгечләре, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Барлык буыннарның комсомолецлары” чарасы уздырдылар. Чараның хөрмәтле кунаклары – өйдә социаль хезмәт алучы ветеран-комсомолецлар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларның тарихи белемнәргә кызыксынуларын арттыру, илдәге барлык икътисади һәм социаль үзгәрешләрне төзүче көч буларак Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин Комсомолы Союзының тарихы белән таныштыру.
Чара балалар белән комсомол яшәгән чор, һәм күп кешеләрнең бу оешма белән иң җылы истәлекләре бәйләнгәнлеге турында әңгәмәдән башланды. Кемнеңдер комсомол белән һөнәри эшчәнлеге бәйләнгән, кемдер иң яшь елларын актив комсомолец буларак уздырган, ә кемнедер ныклы гаилә корган пары белән таныштырган. Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең комсомолдагы яшьлек еллары хәтирәләре белән уртаклаштылар.
Аннан соң балалар ветераннар белән бергә интерактив уенда катнаштылар. Һәр бала яшь комсомолец исемен алды, ә моны яулар өчен сынаулар үтәргә кирәк иде. Ветеран-остазлар ярдәм итеп, әйтеп тордылар, һәр сынауда актив катнаштылар. Балалар Советлар Союзы картасын җыйдылар, Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин Комсомолы Союзы турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр, хәзерге Россиядә комсомол эшен дәвам итүче яшьләр оешмалары белән таныштылар.



















