Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   30нчы октябрь, сишәмбе, 2018нче ел

   Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “21нче номерлы шәһәр хастаханәсе” ДАССУ табиблары белән берлектә, даими читтән хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ өлкән яшьтәге каты авыручы кешеләрнең һәм 1нче төркем инвалидларның яшәү сыйфатын яхшырту максаты белән, “Тәрбия мәктәбе” эшен оештырдылар. Документлар пакеты эшләнелде, шул исәптән инновационн технологияне куллану турында кагыйдәнамә, хезмәттәшлек турында килешү төзелде, тыңлаучылар төркеме сайланылды, шөгыльләрнең календарь планы эшләнелде.

   Мәктәпнең беренче шөгыле хастаханәнең уку залында “Ятып торучы авыруларны тәрбияләү. Ятып тишелгән урыннарны эшкәртү һәм профилактика” темасына, ятып торучы авыруларны караучы 20 кеше өчен, уздырылды.

   Киләчәктә шөгыльләр һәр айны уздырылачак. Шөгыльләрнең тематикасы каты авыручыларга һәркөн күрсәтелә торган хезмәт белән бәйле аеруча мөһим сорауларны яктыртачак.


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66