Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел 

   Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга  социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль  яраклашуда авырлыклар кичерүче (девиант тәртипкә бирелүчән) балигъ булмаган балалар өчен, “Тормыш гөлләре” циклыннан тренинг элементлары белән “Үз сәламәтлегегезне саклагыз” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыльнең максаты: рухи кыйммәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше турындагы күзаллаулар формалаштырырга ярдәм итү.

   Балалар шөгыль барышында үзләренең кәефләре,хисләре белән бүлешеп тренинг күнегүләрендә катнаштылар, сәламәтлекнең кыйммәте турында сораулар тикшерелде,рольле уеннарда үз сәламәтлеге файдасына “Юк” дип әйтә белү күнекмәләре үзләштерелде.

   Шөгыль балаларның конструктив тотышларын формалаштырырга, эмоциональ-ихтыяри сфераны үстерергә һәм сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте турында күзаллауны ныгытырга ярдәм итте.

фото-1

фото-2


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66