2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Халык бердәмлегендә бөек көч” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында балалар кызыксыну белән Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме тарихын тыңладылар, илебездә яшәгән милләтләрнең күптөрлелеге, аларның гореф-гадәтләре һәм милли ашлары белән таныштылар.
Балалар шөгыль ахырында “Идел буе халыкларының ашлары” фотобәйгесендә катнаштылар.

















