23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Халыкара әниләр көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече мәдәни оештыручы белән берлектә “Мавыктыргыч сәяхәт” клубында, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Дөнья әнидән башлана” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен җайлаштыру, әнигә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар шөгыль башында әниләр турында табышмаклар оттылар, үз әниләренең үзенчәлекләре, һөнәрләре, кызыксынулары турында сөйләделәр, “Әни мәхәббәтенең кояшы” күнегүен башкардылар, кояш нурларында әниләренең җылы һәм якты хисләр тудыра торган сыйфатларын санап киттеләр. Тикшерү барышында төп игътибарны әниләргә һәм әбиләргә карата ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәтнең мөһим булуын билгеләделәр.
Шөгыль ахырында балалар әниләргә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Шөгыль коммуникатив күнекмәләрне, шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, әнигә ярату хисе тәрбияләргә ярдәм итте.
















