29нчы ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасын уздыру кысаларында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Идел буе оешмасында Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарының җәмәгать оешмалары һәм хезмәтләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл булып узды.
Түгәрәк өстәл эшендә “Ветераннар Советы”,”Политик репрессия корбаннары” җәмгыяте, пенсия фонды, хезмәт белән тәэмин итү үзәге, сәламәтлекне саклау идарәсе, мәгариф бүлеге, социаль страховкалау, Идел буе һәм Вахитов районы социаль саклау бүлекләре, Идел буе һәм Вахитов районы Администрациясенең мәдәният бүлеге вәкилләре катнаштылар.
Түгәрәк өстәл барышында Инвалидлар декадасында чаралар уздыру турында сораулар тикшерелде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе белән, өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Тәрбиягә алган гаилә” пилот проекты һәм Тәрбия мәктәбендәге шөгыльләр турында сөйләде. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре гарип балалы гаиләләр белән эш юнәлешләрен күрсәттеләр.

















