Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Инвалидлар декадасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы ДАҺББУ “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә ДБББУ “Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен 142нче номерлы мәктәп” базасында “Спорт бәйрәме!” чарасын уздырдылар.

   Максат: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, балигъ булмаган балаларда коллективизм, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләү, яшьтәшләре белән уңай аралашу күнекмәләренә өйрәтү.

   Спорт дәрте һәм дуслык атмосферасы балаларның кызыксынуларын мотивлаштырды. Ике командага бүленеп, алар рәхәтләнеп эстафета биремнәрен үтәделәр, анда җитезлекләрен, чыдамлыкларын, тапкырлыкларын күрсәтә алдылар. Аннан соң мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм инттелекуаль викторинада катнаштылар.

   Чара тәмамлангач барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде, ә төп бүләк –яхшы кәеф һәм уңай хисләр булды.

фото-1

фото-2

фото-3


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66