10нчы декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“Мавыктыргыч сәяхәт” клубында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен,”Чыршы астына бүләк” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: шомлану дәрәҗәсен киметү, танып белү өлкәсен, образлы фикер йөртү һәм иҗади осталыкларны үстерү.
Коллективта көйле һәм конструктив эшләү осталыгын үзләштерү, башка кешеләрнең эмоциональ халәтләрен аңлау сәләтен үстерү максатыннан, балигъ булмаган балалар белән “Ышанам, ышанмыйм”, “Күршеңә тапшыр” интерактив күнегүләре үткәрелде. Аннан соң “Без нәрсәдән куркабыз?” мини-бәхәсе булды һәм шомлану дәрәҗәсен ачыклауга тест уздырылды.
Шөгыльнең икенче өлешендә балигъ булмаган балалар белән Яңа елны уздыру гореф-гадәтләре турында тематик әңгәмә оештырылды, балалар картоннан “Яшел чибәркәй” аппликациясе ясау мастер-классында катнаштылар.
Шөгыль эмоциональ халәтне яхшыртуга, хыял һәм иҗади осталыкларны үстерүгә, коммуникатив күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итте.

















