12нче декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Россия Федерациясендә 2016-2020нче елларга гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары өчен “Хокук һәм тәртип” тематик сәгатен уздырды.
Балалар һәм аларның ата-аналары кызыксыну белән “Ватан нәрсәдән башлана?” видеоматериалын карадылар. Сюжетны тикшереп, төрле вариантлар тәкъдим итеп, куелган сорауга үзләренең җавапларын эзләделәр. Катнашучылар игътибарына Россия Федерациясе Конституциясе көне турында презентация күрсәтелде.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар ата-аналары белән бергә Россия триколоры төсендә үзенчәлекле коллаж ясадылар.
Шөгыль ватанпәрвәрлек хисе тәрбияүгә, актив тормыш юнәлеше формалаштыруга, коммуникатив күнекмәләрне, төркемдә эшли белүне үстерүгә ярдәм итте.
















