14нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2017-2019нчы елларга медиатирәлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планын (“юл картасы”) тормышка ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ “86нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” консультация пунктында күпбалалы һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр” төркемле профилактик шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның агрессив мәгълүмати мохиттан психологик үзсаклануын формалаштыру, чынбарлыкта конструктив аралашу һәм үзара тәэсир итешү күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль сәламләү йоласыннан, “Пәрәвез белән төренгәннәр” уеныннан һәм интернет-бәйлелекне ачыклауга тесттан башланды.
Аннан соң балалар белән социаль челтәрләр һәм интернет бәйлелеге турында кечкенә бәхәс уздырылды.“Минем берләшмәм” психологик күнегүен башкару катнашучыларга интернет-берләшмәләрнең социаль челтәрләрдә булдырылу һәм эшләү үзенчәлекләрен һәм аларның балигъ булмаган балаларга йогынтысын күрергә ярдәм итте.
Балалар шөгыль ахырында интернет-бәйлелекне ачыклауга тест нәтиҗәләре белән таныштылар һәм “Куркынычсыз интернет” мәгълүмати буклетлары алдылар.

















