21нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР Милли музее белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр һәм сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Ватанның лаеклы уллары” чарасын оештырдылар.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлек, үз илләре һәм халкы өчен горурлык хисе, аның бөек җиңүләренә хөрмәт тәрбияләү.
Катнашучылар игътибарына “Россиянең сугышлар тарихы” презентациясе тәкъдим ителде. Катнашучылар узган сугышлар тарихы, бу бәрелешләрдә катнашкан батырлар, аларның батырлыклары турында күп нәрсәләр белделәр. Катнашу кысаларында балалар һәм әти-әниләр безнең илебезнең тарихы турында кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Чараның гамәли өлешендә балалар үзләренең туганнары һәм якыннары өчен бүләкләр әзерләделәр. Һәр эш үзенчәлекле рәвештә башкарылган иде, бу балаларның хыял һәм иҗади фикерләүләрен үстерүгә ярдәм итте.
Чарада катнашучылар үзләре белән якты хисләр, яңа тәэсирләр һәм якыннарын Ватанны саклаучылар көне белән котлау өчен ясаган сувенирларын алып кайтып киттеләр.


















