21нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Дөнья синнән башлана!” шөгыльләр циклы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Полимер” Мәдәния йорты консультация пунктында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен,“Мин лидер булам” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрнең лидерлык сыйфатларын үстерү, үз-үзенә ышанычны арттыру.
Шөгыль барышында, актив аралашу стиленә өйрәнү һәм төркемдә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү өчен, балалар белән “Икәү бер карандаш белән” психологик күнегүе уздырылды.
Аннан соң катнашучылар “Реклама” иҗади биремен башкардылар, үзләренең шәхси сыйфатларын сәхнәләштереп күрсәттеләр, яшүсмерләргә лидерлык өчен мөһим сыйфат - ышандыра белү күнегүләрен башкарырга мөмкинлек бирде. Балалар шөгыль ахырында оригиналь идеяләрне һәм уңышлы чыгышларны билгеләделәр.
Психолог фикеренчә, мондый тренинглар катнашучыларга үзләренә чит кеше күзе белән карарга мөмкинлек бирә, бу эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләргә ярдәм итә.

