29нчы март, җомга, 2019нчы ел
Профилактика эше кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 11нче номерлы Хатын-кызлар консультациясе белән берлектә балигъ булмаган яшүсмер кызлар өчен “Без һәм безнең сәламәт киләчәгебез” профилактика шөгылен уздырдылар.
Шөгыль яшүсмер кызларның репродуктив сәламәтлеген саклау һәм теләмәгән йөклелек профилактикасы максаты белән уздырылды.
11нче номерлы Хатын-кызлар консультациясе мөдире кызларга иртә йөклелекнең, бала төшерүнең зыяны, теләнмәгән йөклелектән саклану чаралары турында мәгълүмат җиткерде. Гинеколог-табиб кызларны җенес системасының төзелеше һәм авырулары, шәхси гигиена белән таныштырды, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр һәм наркотик матдәләр куллануның зыяны турында сөйләде, бу очрашуда катнашучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр формалаштырырга ярдәм итте.
Дөрес туклану һәм көн тәртибе темалары тикшерелде, чөнки алар тулы акыл һәм физик эшчәнлекнең, сәламәтлекнең, эшкә сәләтлелекнең, яшәү дәвамлылыгының нигезе булып торалар. Шөгыльдә катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен кеше аңлы рәвештә сайларга, бары тик шул очракта гына файда китерүен билгеләделәр.
Очрашу тәмамлангач катнашучыларга “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” мәгълүмати буклетлары тапшырылды.

















