25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “31нче балалар китапханәсе” ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә Бөтендөнья китаплар көненә туры китереп, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Китап могҗизалары лабиринтында” чарасын уздырдылар.
Максат: китап укуга кызыксыну үстерү, китап басмаларын популярлаштыру, балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен һәм актив тормыш позициясен формалаштыру.
Балалар һәм аларның ата-аналары кызыксыну белән “Китап безнең дустыбыз һәм ярдәмчебез” лекциясен тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, “Укылмаган китаплар иленә сәяхәт” күргәзмәсе белән таныштылар.
Катнашучыларга “Төремкәй” рус халык әкиятен сәхнәләштерүдә катнашу аеруча нык тәэсир итте.
Кунаклар чара ахырында, буккроссинг акциясе кысаларында, өйдән алып килгән яраткан китапларын китапханәгә бүләк иттеләр, әти-әниләре белән укыр өчен кызыклы әкиятләр һәм хикәяләр басмаларын сайлап алдылар.
Катнашучылар китапханә администрациясеннән баллы бүләкләр алдылар.

















