13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре “Олимп” СК һәм “Тәртип FM” халык радиосы, “Татнет”Үсеш фонды һәм “Болгар” радиосы белән берлектә Халыкара гаилә көне алдыннан “Әни- өй учагын саклаучы фәрештә” чарасын уздырдылар.
Бу бәйрәм чарасы, социаль челтәрләрдә яшь әниләр арасында уздырылган, “ӘНИЛӘР марафоны” ның йомгагы булды. 21 көн өчендә марафонда катнашучылар үзләренең балаларны тәрбияләү һәм үстерү ысуллары турында сөйләделәр, гаилә тормышы тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Чарада катнашучылар өчен спорт-савыктыру эстафетасы, тематик һәм уен мәйданчыклары, сабын күбекләре тамашасы, концерт программасы әзерләнгән иде. Балалар һәм аларның әти-әниләре мәйданчыклар эшендә рәхәтләнеп катнаштылар. Гаиләнең бердәмлеге, роле һәм мөһимлеге күрсәтелде.
Чара ахырында “ӘНИЛӘР марафоны”нда җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды, оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм бүләкләр алдылар. “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлегеннән гаиләләр өчен чәй өстәле әзерләнде.





















