6нчы май, дүшәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү” программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Җиңү көненә туры китерелгән “Җиңү салюты” төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: ватанпәрвәрлек, үз иле, халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Шөгыль М. Владимовның “Без ул вакытта дөньяга тумаган да идек” лирик шигырен укудан һәм “Сугыш... Без аны беркайчан онытмабыз!” презентациясеннән башланды, ул балаларны Җиңү көнендә уза торган хәрби парад, тынлык минуты, “Үлемсез полк” акциясе белән таныштырды. Аннан соң балалар “Шифрлау” квест-уенында катнаштылар.
Чара ахырында, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләк итәр өчен, конфет һәм гофрелы кәгазьдән “Ветераннарга чәчәк бәйләме” мастер-классы уздырылды.


