1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итү алдыннан Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре белгечләре Ә. Бакиров исемендәге 6нчы музыка мәктәбе волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Ике буын очрашуы” бәйрәм концерты оештырдылар.
Концертта “Солдат анасы турында баллада”, “Зәңгәр яулык”, “Ал кояш баешы”, “Эх, юллар” кебек танылган җырлар һәм сугыш еллары шигырьләре яңгырады. Концерт ахырында ветераннарны бөек бәйрәм – Җиңү көне белән тәбрикләделәр һәм шөгыльләрдә балалар ясаган истәлекле открыткаларны тапшырдылар.
Мондый чараларны уздыру балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисләре тәрбияләүгә ярдәм итә.


















