15нче май, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Тынычлыкка юл” программасын тормышка ашыру кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Мин –ышанам!” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: ышанычлы тәртип күнекмәләрен формалаштыру, коммуникатив мөмкинлекләрне үстерү, толерантлык дәрәҗәсен арттыру.
Шөгыль “Мин нинди?”, “Учлар” күнегүләреннән башланды, алар балаларга һәр кешенең үзенчәлеклелеген аңларга, шәхси мөмкинлекләрне ачарга, кабул итәргә ярдәм иттеләр.
“Мин-ышанам!” рольле уены, “Маскалар”,“Вакыт машинасы” күнегүләре балаларга конструктив тәэсир итешү күнекмәләрен ныгытырга, ышанычлы тәртип күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм иттеләр.

