4нче июль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Тату ил” циклыннан, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Әйдәгез танышабыз” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, әкият терапиясе методын кулланып уздырылды. Балалар игътибарына “Алтын кош” әкияте тәкъдим ителде. Әкият вакыйгаларын тикшереп, балалар кеше тормышында дуслык һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлегенә игътибар иттеләр. Гафу итү, килешү һәм тискәре персонажларның үзгәрүләре катнашучыларда актив дискуссия тудырды. Балалар кызыксыну белән әкиятнең дәвамын уйлап чыгардылар, аларны үзләренең рәсем һәм аппликация кебек иҗади эшләрендә сурәтләделәр. Шөгыль ахырында балалар ышанычлы аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән “Ышанычлы егылу”, “Буталчык” күнегүләрендә катнаштылар.
Шөгыль балигъ булмаган балаларның әйләнә-тирәдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзүгә теләкләрен формалаштыруга ярдәм итте.

















