16нчы июль, сишәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Аксенов скверында “Юл кагыйдәләре хөрмәткә лаек” циклыннан “Юл кагыйдәләре белгечләре” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау, балигъ булмаган балаларның гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклау өчен, шәһәр урамнарында куркынычсыз йөрү күнекмәләрен формалаштыру.
Балалар квес-уенның 8 этабын уздылар. Юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, хыял, эрудиция, тапкырлыкларын кулланып биремнәрне башкардылар. Нәтиҗәдә һәр катнашучы юл йөрү кагыйдәләренең ни өчен кирәклеген аңлады, төзелгән юл ситуацияләрендә йөрү кагыйдәләрен аңлата алды.
Чара ахырында катнашучыларга призлар һәм тәмле бүләкләр тапшырылды.


















