17нче июль, чәршәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Интернешка” циклыннан “Интернет Челтәрендә куркынычсызлык” төркемле шөгылен уздырды.
Максат: челтәрдә гомуми кабул ителгән үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, челтәрдә куркынычсызлык сораулары буенча белем дәрәҗәсен күтәрү.
Шөгыль барышында балалар игътибарына “Интернет-логотип” әкияте тәкъдим ителде. Аннан соң балалар, ышанычлы аралашу күнекмәләре формалаштыруга, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауга һәм челтәр дөньясында үзеңне тәрбияле тотуга юнәлдерелгән, “Мин олы кеше” ситуацион интерактив уенында катнаштылар.
Балалар шөгыль ахырында “Куркынычсыз интернет” мәгълүмати буклетларын алдылар.

