29нчы июль, дүшәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Терроризм һәм экстремизм – ЮК!” циклыннан “Без төрле, ләкин без бергә” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: терроризм һәм экстремизм профилактикасы, толерантлык тәрбияләү, яшьләр арасында экстремист хәрәкәтләр профилактикасы.
Балалар шөгыль барышында хәзерге дөньяда толерантлык төшенчәсе белән таныштылар, төрлелеккә, башка тормыш рәвешенә, үзен тотышына, гореф-гадәтләргә, хисләр, фикер, диннәренә карамыйча башка балаларны хөрмәт итәргә-толерант булырга өйрәнергә кирәклеге турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Без бит барыбыз да төрле, ләкин барыбыз да тигез!
Шулай ук балалар уен формасында террористик акт куркынычы булганда яки кылынганда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Уздырылган шөгыль нәтиҗәсендә балалар битараф булмаска, безнең вакытында кылынган хәрәкәтләр террористик актларны кисәтә һәм әйләнә-тирәбездә кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә алуын аңладылар. Бары тик халыклар арасында үзара хөрмәт һәм толерантлык терроризм үсешен кисәтә һәм җинаятьчеләрне җәмгыять ярдәменә өметсезләндерә алалар.
















