11нче сентябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
“#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” игелеклелек акциясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББУ “Казан политехник колледжы” волонтерлары белән берлектә ДБББУ “Казан шәһәренең 142нче санлы сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәбе” базасында “Спорт Татарстаны” спорт-сәламәтләндерү чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру, балигъ булмаган балаларда коллективизм, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләү, эмоциональ көйләү.
Балалар белән мавыккан спорт төрләре турында “Спорт интервьюсы” интерактив әңгәмәсе уздырылды. Югары эмоциональ һәм ягымлы атмосфера балаларның эшчәнлеген активлаштырды. Алар командаларга бүленеп, рәхәтләнеп спорт эстафеталары биремнәрен үтәделәр, аннан соң интеллектуаль викторинада катнаштылар.
Чара ахырында барлык катнашучылар да мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр, иң төп бүләк –яхшы кәеф һәм уңай хисләр булды.


