11нче сентябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
“#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” игелеклелек эстафетасы кысаларында Вахитов, Киров, Яңа Савин районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Спорт Татарстан” акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: Казан шәһәре балалары һәм яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру.
Урам акциясе барышында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән “Спорт! Сәламәт булу яхшы!”мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
Шулай ук “Сәламәт ишегалды” ишегалды уены уздырылды. Балалар командаларга бүленеп, иң зур хәзинә – Сәламәтлекне эзләгәндә киртәләрне җиңеп, “Интеллектуаль”, “Спорт”, “Уен”, “Куркынычсыз”, “Файдалы” станцияләрен уздылар.
Балаларда һәм өлкәннәрдә сәламәт яшәү рәвешенә һәм дөрес туклануга ихтыяҗ булдыру, кеше организмына витаминнарның тәэсире турында белемнәрен арттыру максаты белән, балалар “Витаминия иленә сәяхәт” уен-сәяхәтендә һәм яшелчә-җимешләрдән эшләнмәләр ясау буенча “Көзге фантазияләр” мастер-классында катнаштылар.
Акциядә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнаштылар, бу аларда сәламәт яшәү рәвешенә теләк булдыруга ярдәм итте.




















