1нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Халыкара өлкәннәр көнендә Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре хезмәткәрләре уртак “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше какшамас” социаль акциясен оештырдылар.
Акция барышында бүлек хезмәткәрләре өлкән яшьтәге өйдә социаль хезмәт алучылырның өйләренә бардылар һәм аларны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар, хәйриячеләр әзерләгән бүләкләрне, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәтендә торган балалар ясаган сувенирларны тапшырдылар.

















