1нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Өмет” клубы кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен, ДАҺББУ “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән бергә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче инвалид-балалар өчен “Көзге тылсым” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балаларның дөньяны уңай кабул итүен формалаштыру, үзен ышанычлы һәм уңышлы тотуны үстерү, уңай кызыксынулар булдыру.
Катнашучылар, төркемдә дустанә атмосфера тудыру максаты белән, бер-берсен җылы сәламләделәр, рәхәтләнеп, үзләренең ышанычлы һәм уңышлы тоту күнекмәләрен үстерүгә ярдәм иткән мавыгулары һәм үзләре турында сөйләделәр. Аннан соң балалар “Ел фасыллары” интерактив әңгәмәсендә катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, “Алтын көз” темасына ребуслар чиштеләр.
Балаларда коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерләүне үстерү, дөньяны уңай кабул итүне формалаштыру, үзенә ышанычны арттыру максаты белән арт-терапия технологиясе кулланылды. Балалар төсле кәгазьләрдән үзенчәлекле “Көзге тылсым” тематик рәсемен башкардылар, якыннарына бүләк итәр өчен, рәхәтләнеп үзләре белән алдылар.

















