14нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында, ДАССУ "10нчы шәһәр поликлиникасы" базасында, "Тәрбия мәктәбе"нең чираттагы шөгыле булып узды. Шөгыльнең темасы, тыңлаучылар соравы буенча, авыртуны бетерү терапиясенә мохтаҗ, паллиатив авыруларны тәрбияләүгә багышланган иде. Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында яшәүче, үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидлыгы булганнарны тәрбияләүче туганнары, медицина хезмәткәрләре "Тәрбия мәктәбе"нең тыңлаучылары булдылар.
10нчы поликлиниканың онколог-табибы тыңлаучыларны төзәлмәслек авыруларның өй шартларында авыртуларын киметүдә һәм яшәү сыйфатын яхшыртуда гамәлгә ашырылучы чаралар комплексы белән таныштырды. 10нчы поликлиниканың баш табиб урынбасары җитәкчелегендә бүлек мөдире һәм өлкән шәфкать туташы ятып торучы авыруларны өйдә тәрбияләүнең эффектив чараларын, урын-җирне, чүпрәкләрне, памперслар алыштыруны, башка чараларны куллануны күрсәттеләр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире катнашучыларга пилот проектның "Авыру янында утыручы" хезмәт күрсәтү бүлегенең гамәлгә ашырылуы турында мәгълүмат бирде. Шөгыль ахырында тыңлаучылар, оештыручылар әзерләгән, күрсәтмә материаллардан файдаландылар.


















