21нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, Казан шәһәре Совет районының "121нче лицей" МАББУ базасында, "Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшнең формалары һәм эффектив ысуллары" түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Түгәрәк өстәл эшендә Казан шәһәре белем бирү оешмаларының 19 социаль педагогы катнаштылар.
Очрашу барышында түбәндәге сораулар тикшерелде: авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эш ысуллары һәм формалары, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү, балигъ булмаган балалар белән эшләүдә мәктәпләрнең мөмкинлеге. Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Кулакова Э. В. "Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге эше" презентациясен тәкъдим итте, гаиләләр белән эшләгәндә килеп туган авырлыклар, профилактика ысуллары, балаларның психологик үзсаклануын формалаштыру буенча эш үзенчәлекләре, шул исәптән баланың психикасына тәэсир итүче агрессив мәгълүмати мохиттән һәм интернет уеннардан саклану турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар социаль, педагогик һәм психологик авырлыклар комплексын үзара чишүгә ярдәм итүче конструктив әңгәмә узуын билгеләп үттеләр.

















